Дүшәнбе

Дүшәмбе (таҗ. Душанбе, фар.  دوشنبه) — Таҗикстан Җөмһүриятенең башкаласы, республика әһәмияте шәһәре, дәүләтнең иң эре фәнни-мәдәни, сәяси, икътисадый, сәнәгый һәм идарә үзәге. Дүшәмбедә дәүләт хакимиятенең югары органнары урнашкан.

Халык исәбе 863,4 мең кеше (2020).

Дүшәмбе кышлагы турындагы иң беренче язма искә алу XVII гасырның беренче чирегенә карый. Ул юл чатында дүшәмбе көннәрдә булган базар урынында хасил була. 19241929 елларда Дүшәмбе исемен йөрткән (рус. Дюшамбе). 1929 елның 16 октябрьдә аңа Иосиф Сталин хөрмәтенә Сталинабад исемен кушканнар. 1961 елда шәһәргә тарихи исемне кире кайтаралар.

1929 елда шәһәргә тимер юл үткәрелә, ул шәһәрне Ташкент һәм Мәскәү шәһәрләре белән тоташтыра.

Идарә-җир төзелеше

undefined
Районның исеме Элек исем Мәйдан, км² Халык исәбе, кеше (2010) Районның рәисе
1. Исмәгыйль Самани Октябрь 25,8 123 000 Корбанов Аламхон Җәмил улы
2. Сина Фрунзе 43,8 261 600 Сафаров Зафар Абдулла улы
3. Фирдәвес Үзәк 29,1 181 300 Алиев Саиднуриддин Акрам улы
4. Шаһмансур Тимер юл 27,9 140 200 Бабаев Самандар Баба улы

Дин

Кызыклы фактлар

Шәһәрдә 201 нче Россия хәрби базасы подразделениеләре бер өлеше урнаша.

Шәһәрдә туган күренекле шәхесләр

Татарлар, башкортлар

Таҗиклар

Фотогалерея

Тема буенча өстәмә