Истәраушан
Истәраушан (таҗ. Истаравшан, фар. استروشن) — Таҗикстанның Согыд өлкәсендәге шәһәр, Истәраушан районының мәркәзе.
2000 елның 10 ноябрьгәчә Өрәтүбә (таҗ. Уротеппа, үзб. O'ratepa, рус. Ура-Тюбе) исеме йөрткән.
Таҗикстан төньягында Төркистан тау сыртының артында, өлкәсенең мәркәзе Хуҗанд шәһәреннән 78 км ераклыкта урнашкан.