Нарәк
Нарә́к (таҗ. Норак) — Таҗикстанда Хәтлан вилаятендәге шәһәр. Дүшәнбедән көньяк-көнчыгыштарак 70 км ераклыкта урнашкан. Халык исәбе 20 мең кеше тәшкил итә.
1960 елда Нарәк ГЭСы төзүе сәбәпле Нарәк кышлагы урынында хасил булды.
География
Нарәк Вәхыш елгасы ярында диңгез өстеннән 885 м биеклектә урнашкан. Шәһәр эченә берничә авыл һәм авыл җәмагате керә.
Сәнәгать
- Нарәк ГЭСы: 1972 елда эшләтә башлаган, плотина биеклеге 300 м, электростанция куәте 3000 МВт, сусаклагыч өслегенең мәйданы 98 км²
- тимер-бетон эшләнмәләр заводы
- төгү фабрикасы
- икмәк заводы
Стратегик объектлар
Нарәктә 2200 м биеклектә Россия һава-космик оборонасы гаскәрләренең космик хәл разведкасы системасының «Окно» («Нурек») оптик-электрон комплексы урнашкан.
Сылтамалар
- Нарәк шәһәренең сайты 2014 елның 17 май көнендә архивланган.