Бохтар

Бохтар (таҗ. Бохтар, фар.  باختر), 2018 елга кадәр Кургантүбә (таҗ. Қурғонтеппа, үзб. Qo’rg’ontepa) ― Таҗикстанның көньяк-көнбатышында урнашкан шәһәр, 1988 елның 8 сентябреннән 1990 елның 24 гыйнварына кадәр һәм 1992 елның 2 декабреннән Хәтлан вилаятенең административ үзәге (мәркәзе). Дүшәнбе шәһәреннән 100 км ераклыкта Вәхыш елгасы үзәне үзәгендә урнашкан.

Халык исәбе 63 мең кеше (2003) тәшкил итә.

Кызыклы фактлар

Шәһәрдә 201нче Россия хәрби базасы подразделениеләренең бер өлеше урнашкан.