Согыд вилаяте

Согыд вилаяте (таҗ. Вилояти Суғд, фар.  ولایت سغد), элекке исеме Согыд өлкәсе — Таҗикстан Җөмһүриятенә керүче идарә өлкәсе. 1939 елның 27 октябрьдә Ленинабад өлкәсе исеме астында оештырылган. 2000 елның 10 ноябрьдә аңа Согыд вилаяте (Вилояти Суғд) яңа исеме бирелгән.

Вилаять Таҗикстанның төньягында, Тянь-Шань һәм Гиссар-Алай тауларында, төньяк өлеш Фәрганә үзәненең көньяк-көнбатышында урнашкан.

Мәркәзе — Хуҗанд шәһәре.

Тема буенча өстәмә