Таҗикстанның республика буйсынуындагы районнары

Таҗикстанның республика буйсынуындагы районнары (наһияләре, таҗ. Ноҳияҳои тобеи ҷумҳурӣ) ― Таҗикстан составындагы беренче дәрәҗә административ-территориаль берәмлек, ул Таҗикстанның 13 наһиясен (районын) берләштерә. Административ үзәгеДүшәнбе шәһәре.

undefined

География

Республика буйсынуындагы наһияләр (районнар) 28 600 кв. км (Албания мәйданы кадәр) территорияне били, һәм бу күрсәткеч (мәйдан зурлыгы) буенча Таҗикстанда икенче урында тора. Беренче урында ― Таулы Бәдәхшан автономияле вилаяте, мәйданы — 64 100 кв. км (бөтен Таҗикстан территориясенең 45 % ы).

Республика буйсынуындагы наһияләр төньякта Согыд вилаяте һәм Кыргызстан, көнчыгышта һәм көньяк-көнчыгышта Таулы Бәдәхшан автономияле вилаяте, көньякта Хәтлан вилаяте, көнбатышта Үзбәкстан белән чиктәш.

Халкы

2016 елга Таҗикстанның республика карамагындагы наһияләрендә 1 971 600 кеше яшәгән. Халык тыгызлыгы – 1 кв.км да 68,9 кеше. Халыкның төп өлешен таҗиклар (85%), ә милли азчылыклардан үзбәкләр (12%) һәм лакайлылар  [рус.] алып тора. Шулай ук бу наһияләрдә руслар (көнбатышта), татарлар, кыргызлар (төньяк-көнчыгышта), Памир халыклары  [рус.] (көнчыгышта) һәм башкалар яши. Халыкның абсолют күпчелеге сөнни ислам динен тота, шулай ук башка кечкенә ислам агымнары тарафдарлары да аз түгел. Христианнардан православие дине вәкилләре өстенлек итә.[2][3][4][5]

Состав

Тарих

undefined

СССР Югары Советы Президиумының 1955 елның 24 августындагы указы белән 1939-1955 елларда гамәлдә булган Гарм өлкәсе  [рус.] бетерелә, ә аның составына кергән районнар Таҗикстан ССРның турыдан-туры буйсынуына тапшырыла.

Икътисад

undefined

«Таҗик алюминий компаниясе» дәүләт унитар предприятиесе (TALCO). төп продукциясе ― беренчел алюминий. Проект куәте ― елына 517 000 тонна. Таҗикстан бюджетына барлык валюта керемнәренең 75% ын һәм ил экспортының өчтән бер өлешен тәэмин итә.

Төбәк үсеш алган авыл хуҗалыгы производствосына ия. 2014 ел нәтиҗәләре буенча, төбәктә бөртеклеләр 239,8 мең тонна, 247,2 мең тонна бәрәңге, 307,5 мең тонна Яшелчә культуралары, 40,8 мең тонна бакчачылык продукциясе җитештерелгән.[7]. Мамык игү һәм бакчачылык үсеш алмаган диярлек — 2014 елда 9,6 мең тонна мамык-чимал һәм 13,5 мең тонна бакчачылык продукциясе җитештерелгән.[7] Терлекчелек үсеш алган — 2013 елга 1167,6 мең баш сарык һәм кәҗә һәм 524,6 мең баш мөгезле эре терлек булган.[8]

Шәхесләр

Искәрмәләр

  1. 1 2 https://tj.sputniknews.ru/20211012/tajikistan-itogi-perepis-naseleniya-1042793998.html
  2. Численность населения Республики Таджикистан на 1 января 2015 года. Сообщение Агентства по статистике при Президенте Республики Таджикистан. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2016. Архивировано из оригинала 2 июль 2015 года.
  3. Ш. С. Камалиддинов. Историческая география Южного Согда и Тохаристана по арабоязычным источникам IX — начала XIII вв.
  4. Том 3. Национальный состав и владение языками, гражданство населения Республики Таджикистан (2010) (PDF), archived from the original (PDF) on 2013-10-14, retrieved 2022-11-18 
  5. CensusInfo - Data. www.censusinfo.tj. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2019.(үле сылтама)
  6. Численность населения Республики Таджикистан на 1 января 2016 года. Сообщение Агентства по статистике при Президенте Республики Таджикистан. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2016. Архивировано 2 июль 2015 года.
  7. 1 2 Хайитбоева Н. А. Анализ производственно-экономического состояния аграрного сектора Республики Таджикистан // Кишоварз. — 2015. — Т. 2. — С. 76
  8. Хайитбоева Н. А. Анализ производственно-экономического состояния аграрного сектора Республики Таджикистан // Кишоварз. — 2015. — Т. 2. — С. 77

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Әдәбият

  • Хайитбоева Н. А. Анализ производственно-экономического состояния аграрного сектора Республики Таджикистан. Д.: Кишоварз, 2015.

Тема буенча өстәмә