Чистай авыл хуҗалыгы техникумы

Файл:ЧСХТ.jpg
Техникум бинасы

Чистай авыл хуҗалыгы техникумы, Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы, рус. Чистопольский сельскохозяйственный техникум имени Г.И. УсмановаТатарстанның Чистай районында урнашкан, 1920 елдан бирле эшләп килүче, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы махсус урта һөнәри белем бирүче, дәүләт мөхтәриятле һөнәри белем бирү оешмасы.
Татарстанның иң борынгы уку йортларыннан берсе: 2020 елның 1 февралендә уку йорты ачылуга 100 ел тула.
Уку йорты 7 белгечлек буенча махсус урта һөнәри белемле агросәнәгать комплексы белгечләре әзерли.
Илнең агросәнәгать комплексы өчен 18 853 белгеч әзерләп чыгарган.
Директор (2015 елдан) — Әнәс Нуруллин, биология фәннәре кандидаты, доцент, ТР атказанган экологы.

Тарих

Белгечлекләр

  • «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» (9 һәм 11 класс базасында) — «техник-механик» дипломы бирелә.
  • «Авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру» (11 класс базасында) — «техник-электрик» дипломы бирелә
  • «Икътисад һәм бухгалтер исәбе» (тармаклар буенча) (11 класс базасында) — «бухгалтер» дипломы бирелә.
  • «Җир тергезү» (9 класс базасында) — «техник-җир тергезүче» дипломы бирелә.
  • «Агрономия» (9 һәм 11 класс базасында) — «агроном» дипломы бирелә[3] .

Өстәмә белгечлекләр

Механиклар өчен:

  • B, C, D, E, F категорияле авыл хуҗалыгы трактористы
  • Автомобиль йөртүче

Җир тергезүчеләр өчен:

  • сызымчы

Электриклар өчен:

  • электр җиһазларына хезмәт күрсәтүче һәм ремонтлаучы 3нче разрядлы электромонтер

Бухгалтерлар өчен:

  • шәхси ЭВМ операторлары

Техникумны бетерүчеләргә Казан дәүләт аграр университетына керү мөмкинлеге бар.

Техникумны тәмамлаучылар

90 ел эчендә 19 меңгә якын авыл хуҗалыгы белгече әзерләнгән.

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Тема буенча өстәмә