Мөселманнарның Диния нәзарәте

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы

Мөселманнарның Диния нәзарәте ― идарә рәисе (югары мөфти яки мөфти) тарафыннан идарә ителүче, мөселман дини оешмаларын (гыйбадәт һәм уку йортларын), шулай ук билгеле бер территориядә яшәүче мөселманнарны ислам динен бергәләп тоту һәм тарату өчен берләштерүче үзидарәле дини оешма.

БДБ илләренең һәрберсендә мәчетләрне берләштерүче мөстәкыйль Диния нәзарәте (мөфтият) бар. Россиядә гомумроссия, төбәкара һәм төбәк Диния нәзарәтләре гамәлдә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көньяк-Көнчыгыш Европа илләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVII һәм XIX гасырлар арасында Госман дәүләтеннән бәйсезлеккә ирешкәннән соң, мөселман халкы булган Көньяк-Көнчыгыш Европа илләре: Албания, Босния һәм Герцеговина, Болгария, Хорватия, Греция, Косово, Македония, Черногория, Румыния, Сербия һәм Словения. Госман империясеннән бәйсезлеккә ирешкәннән соң, әлеге илләрнең күбесендә бәйсез Дини идарәләр (нәзарәтләр, мөфтиятләр) оештырылган [1].

Россия империясендә Диния нәзарәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия империясендә оештырылган беренче Диния нәзарәте ― патшабикә Екатерина IIнең 1788 елның 22 сентябрендә игълан ителгән «Ырынбур мөселман диния нәзрәтен оештыру турында» Указы нигезендә 1789 елның 4 декабрендә Уфада ачылган Ырынбур мөселман диния нәзарәте (рус. Оренбургское магометанское духовное собрание). Уфа наместнигы барон Осип Игельстром(рус.) үтенече буенча рухани вазыйфасы алырга теләк белдерүчеләрдән имтихан алу һәм алар арасыннан «ышанычлыларын» сайлап алу өчен дәүләт учреждениесе буларак оештырылган. Диния нәзарәте 1917 елга хәтле гамәлдә булган, соңгы, алтынчы (1915―1917) рәис ― мөфти Мөхәммәтсафа Баязитов. Россия империясендә шулай ук (1794 елдан) Таврида мөселман Диния нәзарәте, (1872 елдан) Кавказ арты мөселман дини идарәләре эшләгән.

Совет чорында Диния нәзарәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1944 елдан 1992 елдан Кавказ арты мөселманнарының Диния нәзарәте, 1943 елдан 1991 елга кадәр Урта Азия һәм Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте гамәлдә булган.

1992 елда мөселманнарның VI гадәттән тыш корылтаенда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте үзгәртеп корылганнан соң, эре төбәк дини үзәкләреннән (мөхтәсибәтләрдән) төбәк Диния нәзарәтләре (мөфтиятләр) оештырылган. СССРның элекке республикаларының күбесендә бәйсез Диния нәзарәтләре барлыкка килгән.

Россия Федерациясендә Диния нәзарәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия Федерациясендә Диния нәзарәтләре (мөфтиятләр) мөстәкыйль төбәк дини оешмалары булып тора, алар Бөтенроссия дини идарәсе — мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте карамагында. Уфада теркәлгән Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте юрисдикциясенә Төньяк Кавказдан кала, Россиянең барлык территориясендәге, шулай ук Беларусия, Молдова, Латвия мөселманнары керә.

Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте … Россия мөселманнарының үзәге Мәскәүдә булган үзәкләштерелгән дини оешмаларының берсе, 1994 елда Үзәк Диния нәзарәтеннән аерылып чыккан. Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте ― 1997 елда Тобольскида нигезләнгән үзәкләштерелгән дини оешма, оешкан көненнән башлап идарә рәисе – Нәфигулла Әширов [2]. «Россия Ислам ризалыгы ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте)» үзәкләштерелгән дини оешмасы (Пермь) 2016 елда суд тарафыннан бетерелгән. Тарих фәннәре докторы Роман Силантьев(рус.) мәгълүматы буенча, Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге 2012 елның 1 гыйнварына 1216 юридик затны, яисә Россиядә теркәлү үткән дини оешмаларның 28 % ын, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте (1126 юридик зат, 26 %), Үзәк Диния нәзарәте (1040 юридик зат, 24 %), Россия мөфтиләр шурасы (697 юридик зат, 16 %) берләштергән.

БДБ илләрендә Диния нәзарәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россиядә Диния нәзарәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Россиядә ислам

Гомумроссия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөселманнарның гомумроссия Диния нәзарәтләренә федераль (гомумроссия) дәрәҗәдә — федераль хакимият органнары алдында мөселман мәнфәгатьләрен яклаучы дини оешмалар керә. Кагыйдә буларак, болар – Россия Федерациясе субъектлары мөфтиятләре берләшмәләре.

Атамасы Регистрация Идарә рәисе (мөфти) Резиденция
Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте 11 гыйнвар 1993 Тәлгать Таҗетдин Уфа
Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте 31 март 1994 Равил Гайнетдин Мәскәү
Россия мөселманнары Дини җыены 10 октябрь 2016 Альбир Крганов Мәскәү
Россия мөфтиләр шурасы 13 март 2000 Равил Гайнетдин Мәскәү

Төбәкара Диния нәзарәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия Федерациясенең бердән артык төбәгендә эшли торган мөселман оешмалары китерелә

Атама Регистрация Мөфти Резиденция
«Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге» 16 октябрь 1998 Исмаил Бердиев Мәскәү
Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте 16 декабрь 1998 Нәфигулла Әширов Тобольск
Мәскәү шәһәре һәм Үзәк регион мөселманнарының Диния нәзарәте «Мәскәү мөфтияте» 14 июнь 2011 Альбир Крганов Мәскәү
Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәте (Таврида мөфтияте) 30 сентябрь 1991 Эмирали Аблаев Акмәсҗит
Адыгея Республикасы һәм Краснодар крае мөселманнарының Диния нәзарәте 13 март 2000 Әскарби Карданов Майкоп

Төп халкы мөселман булган төбәкләрнең Диния нәзарәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төбәкләрдәге иң зур мөселман оешмалары китерелгән, анда төбәктә теркәлгән башка мөфтиятләр дә булырга мөмкин

Атама Регистрация Мөфти Резиденция
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 16 март 1998 Камил Сәмигуллин Казан
Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте 22 ноябрь 1993 Айнур Биргалин Уфа
Дагстан мөфтияте 31 май 1999 Әхмәд Абдулаев Махачкала
Карачай-Черкесия мөселманнарының Диния нәзарәте 25 август 1994 Исмаил Бердиев Черкесск
Кабарда-Балкар Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте 09 октябрь 1991 Хәзрәтали Дзасежев Нальчик
Чечня Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте 26 сентябрь 2000 Салах Межиев Грозный

Төп халкы мөселман булмаган төбәкләр Диния нәзарәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. H.T. Norris (1993). Islam in the Balkans: religion and society between Europe and the Arab world. Univ of South Carolina Press. ISBN 9780872499775. https://archive.org/details/islaminbalkansre00norr. "islam balkans." 
  2. ДУМ Азиатской части России 2012 елның 7 ноябрь көнендә архивланган. Islam-Today.ru
  3. Создание Духовного управления мусульман Казахстана. Религиозный фактор в политической жизни и в идеологии национальных движений в Казахстане. / Panorama.Ru

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]