Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте

Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Донбасс мөхтәсибәте (рус. Духовное управление мусульман Донецкой Народной Республики – Мухтасибат Донбасса) – 2022 елның 22 апрелендә оеша, Донбасс мөселманнарын, мөселман дини оешмаларын, мәхәллә-мәчетләрен, мәдрәсә һәм башка уку йортларын берләштергән үзәкләштерелгән дини оешма. Донбасс мөхтәсибәте Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте белән кануни бердәмлектә һәм мөфти шәех Равил Гайнетдин җитәкчелегендә эшли.

Тарих

22 апрель көнне, Шахтерск шәһәренең «Әс-Сәлам» мәчетендә (мәчет 2001 елның җәендә ачыла [1]; Д. Бедный тыкрыгы, 3) [2] Донецк Халык Республикасының мөселман җәмгыяте вәкилләре съезды (оештыру – гамәлгә кую конференциясе) уздырыла. Әлеге съездда Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтен (Донбасс мөхтәсибәтен) оештыру турында игълан ителә[3].

Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе итеп Рәшит Брагин, имам-мөхтәсиб итеп Рушан Таиров сайлана.

Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте (мөфти шәех Равил Гайнетдин) белән берлектә эшли.

Оештыру конференциясе Донецк Халык Республикасы мөселман җәмгыятьләрен берләштерү, алга таба да дини эшчәнлекне оешкан рәвештә һәм берләшеп алып бару максатында ачыла. Съездны (оештыру конференциясен) уздыруга Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин хәер-фатихасын бирә.

Оештыру конференциясендә Макеевка шәһәренең «Әс-Сәлам» мөселман җәмгыяте» дини оешмасы рәисе Вахит Агишев, «Горловка шәһәренең мөселман җәмгыяте» дини оешмасы рәисе Ринат Кудряков, Шахтерск шәһәренең «Әс-Сәлам мөселман җәмгыяте» дини оешмасы рәисе Рәүф Бәдретдинов, Торез шәһәренең «Йолдыз» мөселман җәмгыяте» дини оешмасы рәисе Рамил Ганиев һәм Снежное шәһәренең «Исламия» дини төркеме рәисе Йосыф Әмерханов катнаша.

Донбасс мөхтәсибәтен гамәлгә кую конференциясендә Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәтеннән нәзарәт рәисенең фән һәм мәгариф буенча урынбасары Ренат Исламов һәм нәзарәтнең эчке эшләр департаменты җитәкчесе Наил Шакиров составындагы делегация катнаша. Мөфти шәех Равил Гайнетдин конференциядә катнашучыларны видео аша рус һәм татар телләрендә сәламли.

Съезд эшендә чакырылган кунак сыйфатында ДХР мәдәният министрлыгының диннәр һәм милләтләр эшләре буенча идарә башлыгы Сергей Гавриш, Донецк Халык Республикасы халык советы депутаты Ринат Билалов, Шахтерск шәһәре администрациясе башлыгы Александр Шатов һәм округ благочинные, Рус Православие чиркәвенә (Мәскәү патриархлыгы) карый торган Украина Православие чиркәвенең Горловка һәм Славянск епархиясе Иоанн-Богослов гыйбадәтханәсе башлыгы протоиерей Богдан (Ильчук) катнаша.[4]

Мәчетләр

2014 елда Донбасста 16 мәчет исәпләнә:

Фотогалерея

«Донбасс мәчетләре»
Әхәт Җәми (Донецк). 1999 елда ачылган  
Луганск мәчете. 2010 елда ачылган  
Мариуполь мәчете. 2007 елда ачылган  
Шахтерск мәчете. 2001 елда ачылган  

Шулай ук карагыз