Луганск мәчете
Луганск мәчете (рус. Луганская мечеть), Луганск Ислам мәдәни үзәге (рус. Луганский исламский культурный центр) — Луганск Халык Республикасының башкаласы Луганск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Мәчет Луганск өлкәсе мөселман җәмгыяте (нигездә татарлар) тарафыннан төзелә. Бинада Луганск мөселманнарының «Сәлам» дини оешмасы, «Әл-Баян» иҗтимагый оешмасы офислары, Луганск төбәге мөселманнарының «Тәүхид» Диния нәзарәте урнаша.
Тарих
1999 елның 14 апрелендә Луганск мөселманнарының «Сәлам» дини оешмасы теркәлү үтә[1]. Ул вакытта Луганск өлкәсендә 25 мең, Луганскның үзендә 10 мең мөселман яши[2]. 1999-2007 елларда һәм 2009 елдан «Сәлам» дини оешмасының рәисе булып педагогика фәннәре докторы, университет галиме Сәйфулла Фәйзулла улы Рәшитов, 2007-2009 елларда Арслан Мөхәммәт улы Мирзоев эшли. 2005 елда Луганск шәһәр шурасы карары белән «Сәлам» дини оешмасына Павлов урамында мәчет өчен җир бүлеп бирелә, ул 2007 елда төзелә башлый. Мәчет төзелешенең беренче иганәчесе — Кувәйтнең Исламга ярдәм итү фонды. Төзелешне тәмамлауны җирле мөселман җәмгыяте үз өстенә ала, бинаны иганә хисабына торгызалар, барлык эшләр дә иганә акчасына башкарыла.
Ачылу
Мәчет 2010 елның 29 маенда ачыла. Җәмигъ мәчете ачылышына 1000 гә якын кунак килә, шул исәптән тантанада Кувәйтнең Украинадагы илчесе в. б., Киев, Луганск өлкәсе, Донецк, Харьков, Феодосия, Симферополь, Сумы имамнары һәм мөселман җәмгыятьләре вәкилләре, Луганск шәһәр хакимияте вәкилләре катнаша[3].
Проект
Кырымда мәчет төзелешендә кулланылган проект буенча төзелә. Гомуми мәйданы — 550 квадрат метр булган 3 катлы бинаның озынлыгы — 18 метр, киңлеге — 10 метр һәм катларының биеклеге 3 әр метр.
Тасвирлама
Луганск мәчете бер яктан — чокыр, икенче яктан — урман посадкасы белән уратылган, шуңа күрә узып баручыларда ул кара урман эчендә дигән ялгыш тәэсир калдыра.
Манарасының биеклеге 25 метр. Беренче катта спорт залы һәм кухня урнаша. Икенче катта — китапханә, уку сыйныфы, офислар, тәһарәтханә. Өченче кат 2 өлешкә бүленгән: аскы өлеше ир-атлар өчен, өске өлеше хатын-кызлар өчен намаз уку урыны. Бер үк вакытта мәчеткә 500 дән артык кеше сыярга мөмкин.
Ислам мәдәни үзәгендә рус телендә 500 дән артык исемдә һәм гарәп телендә 200 гә якын исемдә Ислам һәм Көнчыгыш мәдәнияте турында күпсанлы әдәбият, компакт-дисклар, аудио- һәм видео-кассеталар тупланган рус һәм гарәп китапханәләре эшли. Үзәктә гарәп телен һәм Ислам дөньясы мәдәниятен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе эшләп килә, яңа өйләнешүчеләргә никах, мәрхүмнәргә җеназа намазы укыла. Психолог консультациясе алырга мөмкин. Талак рәсмиләштерелә, таныклык бирелә.
Мәчет имамы — Алустаз Мөхәммәд (Фәлистыйннан, табиб, фән кандидаты), имам ярдәмчесе — Илдар Рөстәм улы Мотыйгуллин[4].
Сылтамалар
- ИКЦ г. Луганск [рус.]
- Луганская соборная мечеть [рус.]
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Сәлам дини оешмасының төзелү тарихы [рус.]
- ↑ Ислам на луганской земле. lugreligia.livejournal.com, 25.02.2014 [рус.]
- ↑ Луганск җәмигъ мәчете [рус.]
- ↑ Мечети Луганской области [рус.]