Мариуполь мәчете

Мариуполь җәмигъ мәчете, Сөләйман солтан һәм Роксолана исемендәге Мариуполь Җәмигъ мәчете ― Донецк Халык Республикасы Мариуполь шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет) һәм шул ук исемдәге ислам мәдәни үзәге. Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте карамагында[1].

Тарих

2007 елның 15 октябрендә Төркиядән килгән дәрәҗәле кунаклар катнашында тантаналы рәвештә ачыла: Төркия төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фарук Нафиз Озак, өч урынбасары, парламент депутатлары, Төркиянең төрле провинцияләре губернаторлары һәм мэрлары белән бергә килгән була[2].

Мәчет һәм ислам мәдәнияте үзәге төзелешен Мариуполь үзәк базары директоры Салих Җиһан һәм шәһәрнең азәрбайҗан җәмгыятенең башка әгъзаләре финанслый.

Архитектура

Мариуполь җәмигъ мәчете архитектурасы үрнәге итеп Истанбулдагы госманлы стилендә корылган Сөләймания мәчете  [рус.] архитектурасы алына.

Мәчет һәм манара туй фотографияләре өчен популяр урынга әверелә[3].

Искәрмәләр