Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте
Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте, Удмуртия мөфтияте (рус. Региональное Духовное Управление Мусульман Удмуртии в составе Центрального духовного управления мусульман России, Удмуртский муфтият, РДУМУ) ― Удмуртия территориясендәге мөселман җәмгыятьләрен берләштерүче, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы үзәкләштерелгән дини оешма.
Тарих
1991 елда Пермь, Киров өлкәләренең һәм Удмуртия мөселман җәмгыятьләрен берләштерүче мөхтәсибәт идарәсе оеша (үзәге Пермьдә, имам-мөхтәсиб Н. Ә. Сабирҗанов).
1994 елда Ижауда мөселманнар инициативасы белән төбәк Диния нәзарәте (Ижау мфтияте) төзелә. Ул 1994 елның 8 февралендә Удмуртия юстиция министрлыгында рәсми теркәлү узган. ҮДН структур берәмлеге булып кала.
Мөфтиләр
- Вафа хәзрәт
- 2008 елга кадәр ― Габдулла хәзрәт Мөхәммәтшин
- 2008 елдан ― Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин
Мөфтинең беренче урынбасары ― Нәфис хәзрәт Ихсанов
УРМ Диния нәзарәте администрациясе җитәкчесе ― Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов[1]
Мәхәлләләр
- Ижау җәмигъ мәчете
- Ижау үзәк мәчете
- Ижауның «Иман нуры» мәчете
- Ижевск шәһәрендә УР буенча Россия УФСИН № 4 дәвалау-төзәтү колониясендәге мәчет
- Воткинск мәчете
- Сарапул үзәк мәчете
- Сарапулның Элеконд микрорайоны мәчете
- Глазов мәхәлләсе (беренче җәмигъ мәчете төзелә)
- Можга мәчете
- Алнаши районы Татар Туймабашы мәчете. Хәзерге вакытта Татар Туймабашы авылында мәчет бинасы Удмуртиядә иң борынгы мәчет санала — 1865 елда төзелгән. 1932 елда мәчет ябыла, манарасы сүтелә. 1991 елда кире мәхәллә кешеләренә кайтаралар. Капиталь ремонт ясалган, манара торгызылган. Мәчет рәсми рәвештә 1996 елда ачылган[2]
- Алнаши районы Бакыр завод мәчете
- Балезино районы Кистем авылы мәчете. Элек Кистемдә өч мәчет булган.
- Балезино районы Падера авылы мәчете
- Балезино районы Әхмәди авылы мәчете
- Глазов районы Татар Парҗы авылы мәчете. 1906 елда ачылган мәчет.
- Завьялово районы Хохряки авылындагы УР буенча Россия УФСИН № 8 төзәтү колониясендәге мәчет
- Камбарка районы Кама авылы (1942—2004 штб) мәчете.
- Камбарка районы Шолья авылы мәчете
- Кече Пурга районы Яган авылы мәчете
- Кече Пурга районы Пугачёво авылы (1958—1995 штб) мәчете
- Кизнер районы Кизнәр бистәсе мәчете
- Можга районы Пычас авылы (1960—1997 штб) мәчете
- Можга районы Люга авылы мәчете
- Можга районы Сосмак авылы мәчете
- Сарапул районы Уральский авылы мәчете
- Сюмси районы Көлмез авылы (1958—1992 штб) мәчете
- Ува районы Ува бистәсе мәчете
- Юкамен районы Шәфи авыл мәчете
- Юкамен районы Пүчинкә авыл мәчете
- Юкамен районы Тегермән авыл мәчете[2]
Басма орган
2008 елдан рус телендә А-3 форматында 4 полоса айлык «Муслим» газетасы чыга. Мөхәррире ― Рөстәм Гатауллин. Тиражы 2000 (2009, февраль)[3].
Искәрмәләр
- ↑ Состав «РДУМ Удмуртии в составе ЦДУМ России»
- ↑ 1 2 Мечети Удмуртии - контактная информация. РДУМУ в составе ЦДУМ
- ↑ Муслим