Ижау үзәк мәчете
Ижау җәмигъ мәчете белән бутамагыз
Ижау үзәк мәчете (рус. Ижевская центральная мечеть) ― Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренең Беренче Май районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (үзәк мәчет). «Үзәк мәчет» мәхәлләсе җирле ислам оешмасы карамагында [1].
Тарих
2001 елның августында Удмуртиянең мөселман җәмгыяте башкала хакимиятләре белән Ижау үзәгендә яңа мәчет төзү өчен урын бүлеп бирү турында килешүгә ирешә. 2002 елда проект эшләрен башкаруга конкурс үткәрелә. Карл Маркс урамында мәчет төзелеше 2003 елның 11 августында башлана [2][3]. 2004 елның июленнән 2005 елның октябренә кадәр төзелеш эшләре мөселман җәмгыяте эчендәге низаглар аркасында туктатылып тора. 2005 елның октябрь—ноябрь айларында бинаның нигезе салына [2]. 2008 елның февралендә проект документларына дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе алына [2].
2010 елның 13 маенда ярымайлы кече манара [2], 2011 елның 25 мартында кече гөмбәзләр урнаштырыла. 2012 елның 1 мартында ярымайлы ике зур манара урнаштырылган [2].
Яңа мәчетне ачу тантанасы 2016 елның 10 августында Удмуртия башлыгы А. В. Соловьев катнашында уза. Беренче намазны Россия югары мөфтие Т. С. Таҗетдин үткәрә [3][4][5][2].
Мәчет төзелешенең бәясе 110 млн сум тәшкил иткән, шуларның 42 млн ын мәхәллә кешеләре җыйган. Акчаның яртысыннан артыгын предприятиеләр бүлеп биргән. Татарстан Президенты Р. Н. Миңнеханов Ижау үзәк мәчете төзелешенә — 2,5 млн сум, М. Ш. Шәймиев – 1 млн сум акча биргән[3][4][6]. Мәхәллә кешеләренең бер өлеше төзелеш эшләрендә бушлай катнашкан [5].
Ижау трамвае тукталышларының берсе – мәчеткә иң якын торганы – «Үзәк мәчет» дип атала[7].
Мәчетнең беренче имам-хатыйбы – төзелеш эшләренә күзәтчелек иткән Нәгыйм Баян улы Каюмов (1940 елгы)[4][8].
Тасвирлама
Үзәк мәчетнең сыйдырышлыгы 1500 кеше тәшкил итә (ир-атлар намаз залында 1000 кеше һәм хатын-кызлар залында 500 кеше). Мәчетнең 45 метр биеклектәге ике зур манарасы һәм бер кечкенә манарасы бар. Бина түбәсендә, республика символы буларак, удмурт соляр билгесе башкарылган[4][5].
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ Местная мусульманская организация Махалля "Центральная мечеть" г. Ижевска Удмуртской Республики
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Каюмов, 2019
- ↑ 1 2 3 Открытие Центральной мечети города (рус.). izh.ru. Информационно-аналитическоe управление Администрации города Ижевска (10 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2020. Архивировано 29 сентябрь 2017 года.
- ↑ 1 2 3 4 Иван Макаров. В Ижевске после 13 лет строительства открыли центральную мечеть (рус.). rg.ru. Российская газета (10 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2020. Архивировано 16 октябрь 2020 года.
- ↑ 1 2 3 Евгений Зайнуллин. Прихожане собрали 42 млн рублей на строительство центральной мечети Ижевска (рус.). izhlife.ru. Сетевое издание IZHLIFE (10 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2020. Архивировано 13 февраль 2022 года.
- ↑ Андрей Поздеев. Центральную мечеть открыли в Ижевске (рус.). udm.aif.ru. Аргументы и Факты (10 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2020. Архивировано 16 апрель 2021 года.
- ↑ Александр Горбунов. В Ижевске появится остановка «Центральная мечеть» (рус.). udm.aif.ru. Аргументы и Факты (27 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2020. Архивировано 14 апрель 2021 года.
- ↑ Каюмов Нагим Баянович
Әдәбият
- Каюмов Н. Б. История народной мечети. В конце пути. Ижевск: Самиздат, 2019, стр. 207.
Сылтамалар
- Подольский Д. А. Торжественная церемония открытия центральной мечети (фоторепортаж) (рус.). gasur.ru. Комитет по делам архивов при Правительстве Удмуртской Республики (10 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2020.(үле сылтама)