Иман нуры (мәчет, Ижау)
Ижауның «Иман нуры» мәчете (рус. Ижевская мечеть «Иман нуры») – Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренең Устинов районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте карамагында.
Тарих
Мәчет тарихы 1996 елда, Ижауда беренче тапкыр, Ижау җәмигъ мәчетен Ленин районында төзеп тапшырганнан соң, яңа мәчет төзү мөмкинлеге турында сөйләшкәндә башлана, чөнки җәмигъ мәчетенең зур бинасы да дини бәйрәмнәр көннәрендә бөтен кешене сыйдырып бетерә алмый. Устинов районындагы җир участогы 2001 елда бүлеп бирелгән, мәчет төзелеше 2006 елның 5 сентябрендә башланган. 2008 елның 5 сентябрендә түбәдә ярымайлы манараны урнаштыралар. Төзелеш эшләре 2009 елда тәмамланса да, бинаны файдалануга тапшыру рөхсәте 2012 елның апрелендә генә алынган[1].
Мәчет төзелеше 18 млн. сумга төшкән. Акчаның 2 млн сумы — физик һәм юридик затлардан иганә хисабына һәм Удмурт Республикасы Президенты А. А. Волковның махсус хәйрия фондыннан алынган. Калган акчаны Ижауның бер шәхси предприятиесе биргән. Мәчет тирәсен төзекләндерү эшләре тагын 100 мең сумга төшкән. Төзелеш эшләрендә «Россия Махсус төзелеше» каршындагы «8нче ГУССТ» ФДУП катнашкан.
Мәчетне төзүгә якын-тирәдә яшәүче өлкән яшьтәге ханымнар зур өлеш керткән, аларны, шаяртып, «Устинов әбиләре» дип атыйлар, алар төзелеш өчен мәйдан табуда, Ижау мөфтиятеннән, татарларның милли-мәдәни берләшмәсеннән теләктәшлек алуда, хәйриячеләр табуда зур эшләр башкара алган[1].
Мәчетне ачу тантанасы 2012 елның 14 июнендә була. Анда Удмуртия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Илдар Бикбулатов (мәчеткә яңа келәм бүләк иткән), Ижау һәм Удмуртия җитәкчелеге вәкилләре, милли-мәдәни оешмалар вәкилләре катнашкан. Удмуртия Президенты котлау телеграммасын юллаган, анда мәчетне төзешкән хатын-кызлар хөрмәтенә «Әниләр мәчете» символик исемен саклап калырга тәкъдим иткән.
Мәчет 120 кеше сыйдыра. Җомга намазына 150дән артык ир-ат килә[1].
- Мәчетнең беренче имам-хатыйбы – Равил хәзрәт Газизов.
- Имам: Илнур хәзрәт Закиров[2].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 «Свет веры». МК Ижевск [рус.]
- ↑ Мечети Удмуртии. РДУМУ в составе ЦДУМ РФ
Сылтамалар
- Виталий Ладыгин. В Ижевске официально открыли вторую мечеть (рус.). Izhlife.ru (14 июнь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2013. Архивировано 6 июль 2013 года.
- Фото и видео: Торжественное открытие мечети «Иман нуры» состоялось в Ижевске (рус.). Известия Удмуртской Республики (14 июнь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2013. Архивировано 4 март 2016 года.
- В Ижевске откроют «Иман Нуры» (рус.). InfoIslam (13 июнь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2013. Архивировано 23 май 2013 года.
- Архивы мечети Иман нуры. Региональное Духовное Управление Мусульман Удмуртии в составе Центрального духовного управления мусульман России г. Ижевск