Тәлгать Таҗетдин


Тәлгать Таҗетдин (Тәлгать Сафа улы Таҗетдинев, рус. Талга́т Таджуддин, Талгат Сафич Тадзетдинов; 12 октябрь 1948, Казан) — СССР һәм Россиянең дин һәм җәмәгать эшлеклесе, мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте рәисе, Россиянең Баш мөфтие.

Тәрҗемәи хәле

Тәлгать Сафа улы 1948 елның 12 октябрендә Казанда эшче татар гаиләсендә туа[1].

undefined

1966 елда Бохарадагы «Мир Араб» мәдрәсәсенә укырга керә, анда югары дини белем ала, 1973 елда кызыл диплом белән тәмамлый[1].

1978 елда Каһирәдә урнашкан әл-Әзһәр ислам университетында белем ала, уку вакытында хаҗ кыла[1]. 1973 елда Казанның Мәрҗани мәчетенең икенче имам-хатыйбы, 1978 елда беренче имам-хатыйбы итеп cайлана[1].

1980 елның 19 июнендә СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие һәм рәисе итеп билгеләнә[1][2].

1990 елның маенда СССР мөселманнары Диния нәзарәтләре башлыкларының киңәшмәсендә (1991 елга кадәр алар 4 була) СССР мөселман оешмаларының халыкара элемтәләр идарәсе (1991 елдан мөселман оешмаларының тышкы элемтәләр ассоциациясе) рәисе итеп сайлана һәм хәзерге вакытка кадәр бу вазифаны башкара[1].

1990 елның 6-8 июнендә Уфа шәһәрендә узган СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының V корылтаенда кабат мөфти, СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайлана. 1992 елда Россия мөселманнарының VI гадәттән тыш корылтаенда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте структурасын Россия һәм Европа БДБ илләре мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте итеп үзгәртү турында карар кабул ителә. Эре төбәкләрнең дини үзәкләре, ягъни мөхтәсибәтләр хәзерге вакытта үз эченә илледән артык мөфтиятне алган мөселманнарның диния нәзарәтләре итеп үзгәртелә, Баш мөфти дәрәҗәсе кертелә һәм ул Тәлгать Таҗетдингә бирелә[1].

1990 еллар Тәлгать Таҗетдин өчен үзе җитәкләгән Үзәк диния нәзарәтеннән күп кенә җәмгыятьләрнең аерылуы, алар базасында параллель мөфтиятләрнең белем алуы, хакимиятнең ярдәмен югалтуы, шәхесенә карата тәнкыйть белән бәйле рәвештә катлаулы чор була. 1994 елда ул берничә айга үз вазифасыннан читләштерелә[3]. Шуңа да карамастан, 2000 елга аның позициясе ныгый, җәмгыятьләрнең яртысын диярлек мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте составында калдыруга ирешә[4].

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек советы әгъзасы, Россиянең Динара советы Президиумы әгъзасы, БДБнең Динара совет Президиумы әгъзасы, БДБ илләре мөселманнарының консультатив советы әгъзасы, Россия Федерациясе Милли хәрби фондының химаячеләр советы әгъзасы булып тора[1].

2013 елның октябрендә Уфа шәһәрендә Баш мөфти Тәлгать Таҗетдингә 65 яшь тулуга һәм 1788 елда императрица Екатерина II Указы нигезендә нигез салынган, шулай ук Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтенең башлангыч нигезе булып торган "Оренбург мөселман диния җыелышы"ның (рус. «Оренбургского Духовного собрания Магометанского закона») 225 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уза. Анда дөньяның 33 иленнән 500дән артык кунак һәм илнең төрле субъектларыннан килгән 40тан артык делегат катнаша. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның килүе бәйрәм тантаналарының төп вакыйгасы була. Дәүләт башлыгы чаралар вакытында Тәлгать Таҗетдин белән очраша.

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин 1989 елдан алып, даими рәвештә Татарстан Республикасының Спас районы Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыены» чарасын оештыра башлый. Җыен хәзерге татарларның ата-бабаларының — Идел буе болгарларының, Алмыш ханның 922 елда Болгар шәһәрендә ирекле рәвештә ислам динен кабул итүләренә багышлана. Вакытлар узу белән, ул Россия күләмендәге генә түгел, халыкара дәрәҗәдәге чара булып таныла. Мәсәлән, 2015 елгы "Изге Болгар җыены"нда дөньяның 20 иленнән 50 меңләп мөселман катнаша[5].

Хәзерге вакытта Тәлгать Таҗетдин ЮНЕСКОда, «Ислам конференциясе» оешмасында, Европа мөселманнар лигасында һәм башка эре халыкара оешмаларда Россия Федерациясе мөселманнарының рәсми вәкиле булып тора[1].

2015 елның 24 декабрендә Тәлгать Таҗетдин, үз урынына Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинны билгеләп, вазифасыннан китәргә ниятләвен белдерә. Бу хакта ул журналистларга Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне хөрмәтенә Болгарда узган тантаналы чарада — Мәүлид кичәсендә хәбәр итә[6]. Әмма 2016 елның 20 февралендә мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте президиумының Уфада узган киңәйтелгән утырышында К. Сәмигуллинны Россиянең Баш мөфтие итеп билгеләү фәрманының гамәлдән чыгарылуы турында карар кабул ителә. Шул рәвешле, Т. Таҗетдин үз вазифасында кала[1][7].

Гаиләсе

Өйләнгән, ике кызы һәм өч улы бар:

  • 57 ел бергә яшәгән хатыны — Сания Габделрәүф кызы. Ул 1944 елда Казанда туа, 2025 елның 23 декабрендә Уфада вафат була, Татарстанда җирләнгән[8]. Әтисе Казанның Әҗем мәчетенең имам-хатыйбы булган;
  • иң олы кызы Наилә (1969 елда туа) ире һәм биш баласы белән Уфада яши;
  • кызы Зөлфия (1970 елда туа) гаиләсе белән Уфада яши, алар ире белән өч бала үстерәләр. Кияве Наил банк системасында эшли;
  • улы Зөфәр (1972 елда туа) урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа мәдрәсәсендә белем ала, Төркиядә укый. Үзәк Диния нәзарәте типографиясе директоры булып эшли;
  • улы Мөхәммәт (1976 елда туа) урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Күвәйттә укый. Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте администрациясе җитәкчесе, Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, гарәп телен камил белә;
  • улы Гомәр (1979 елда туа) урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Төркиядә белем ала.

Бүләкләр

Дәүләт бүләкләре

  • 2023 елда — II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены[9];
  • 2019 елның 29 апрелендә — «Рухи мәдәниятне үстерүгә, җәмгыятьтә милләтара һәм конфессияара тынычлыкны, татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен» III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены[10];
  • 2013 елның 19 октябрендә — «Ирешелгән хезмәт уңышлары, күпьеллык намуслы хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен» IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены[11];
  • 2008 елның 12 октябрендә — «Рухи мәдәниятне үстерүдәге һәм халыклар арасында дуслыкны ныгытудагы казанышлары өчен» Хөрмәт ордены[12];
  • 1998 елның 21 сентябрендә — «Халыклар арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткәне өчен» Дуслык ордены[13].

Россия Федерациясе субъектлары бүләкләре

Дини бүләкләр

  • 2018 елда — I дәрәҗә Дан һәм Хөрмәт ордены (Рус православие чиркәве);
  • 2018 елның 23 октябрендә — «Әбү Бәкр радыяЛЛаhү’әнhү» дәрәҗәсендәге «Әл-’Иззәт» ордены (Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте)[17];
  • 2013 елның 13 октябрендә — «Динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту хезмәтләренә игътибары өчен» II дәрәҗә Дан һәм Намус ордены (Рус православие чиркәве)[18];
  • 2008 елда — «Динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытканы өчен» II дәрәҗә Изге кенәз Даниил Московский ордены (Рус православие чиркәве)[19].

Башка бүләкләр

  • 2023 елның 8 сентябрендә — «Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрүдәге казанышлар өчен» Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте[20][21];
  • 2022 елда — Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Рәхмәт хаты;
  • 2022 елда — Башкортстан Республикасы Уфа муниципаль районының мактаулы гражданы;
  • 2022 елда — Бөтенроссия ветераннар советының Мактау билгесе;
  • 2019 елда — «Россия Җинаять-башкарма системасына 140 ел» юбилей медале (Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәте);
  • 2019 елда — «Башкортстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгы» юбилей медале (Башкортстан Республикасы);
  • 2018 елда — «Законлылыкны ныгытуга аерым өлеш керткән өчен» Мактау билгесе (Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай);
  • 2017 елда — Бөтенроссия Геройлары иҗтимагый оешмасының, Дәүләт бүләкләре Кавалерларының һәм «Россиянең Хезмәт батырлыгы» Дәүләт премияләре лауреатларының I дәрәҗә «Хезмәт отличиесе» Мактау билгесе;
  • 2016 елда — Хабаровск краеның Мактау билгесе;
  • 2014 елда — Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Мактау грамотасы;
  • 2013 елның 13 декабрендә — «Россиядә динара татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән күпьеллык хезмәте өчен» «Иман һәм Тугрылык» ордены, Андрей Первозванный Халыкара премиясе лауреаты;
  • 2013 елда — «Бөтенхалык батырлыгы юбилее. 1613—2013» император медале;
  • 2010 елда — Россия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев Указы нигезендә, «Эчке эшләр министрлыгына теләктәшлек өчен» күкрәк билгесе бирелә;
  • 2007 елда — Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, «Тынычлык урнаштыруы һәм Хәйрия эшчәнлек өчен» алтын медаль тапшырыла;
  • 2004 елда — «Россияне үз эшләребез белән данлыйк» Минин һәм Пожарский ордены;
  • 2002 елда — Россия юстиция министрының боерыгы нигезендә, «Җинаять-үтәтү системасын ныгыткан өчен» көмеш медаль бирелә;
  • 2001 елда — Рус биография институты тарафыннан «Динара элемтәләрне ныгыту һәм тынычлык урнаштыру эшчәнлеге өчен» «Дин» номинациясендә «Ел кешесе-2001» буларак бүләкләнә.

Карашлары

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин православие дине вәкилләренең һәм мөселманнарның бердәмлек идеяләре, традициялелекне һәм реформаторлыкны үз эченә алган Россия ислам традицияләренә таянган Россия позициясе тарафдары буларак билгеле[22]. Интервьюда үз фикерләрен түбәндәгечә белдерә:

« Россия мөселманнарының горурланырлык казанышлары бар. Чит ил мөгаллимнәренә ихтыяҗ туган очракта да, аларның эшчәнлек кыры чикләнгән булырга тиеш. Күп гасырлар дәвамында Россиядә христианнар белән бергә яшәү дәверендә мөселманнар уникаль ачык, түземле һәм динамик дини культура тудыра. Россия мөселманнары үзләре, әйтик, әфганлыларны яки суданлыларны күп нәрсәгә өйрәтә алыр иде... Шәригать — һәр мөселманның шәхси вөҗдан эше, ул тыштан көчләп тагыла алмый, ислам дине нормаларын кануннар нигезендә мәҗбүри рәвештә кертү омтылышлары, уңышлы эшләп киткән очракта да, бары ялганга һәм икейөзлелеккә генә китерәчәк. Россия христианнары һәм мөселманнары заманча цивилизацияне — ирек һәм демократия кыйммәтләрен саклаучылар.
Тәлгать Таҗетдин[23]
»
undefined

Ул православие-мөселман цивилизациясенең уникаль идеологиясе буларак билгеле евразиячелек тарафдары булып тора. 2001 елның апрелендә Александр Дугинның «Евразия» сәяси хәрәкәтен оештыручыларның берсе була. Хәрәкәтнең оештыру съездындагы докладында «Ил мөселманнары өчен чын Ватан — Русь», дип белдерә[23].

2003 елның мартында Россия Үзәк диния нәзарәтенең атамасын Изге Русь мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте итеп үзгәртергә тәкъдим итә, шулай ук Россия территориясендә католик епархияләр төзүгә каршы фикерен белдереп, «…күп гасырлар дәвамында православие, ислам, яһүдилек һәм буддизм кебек традицион конфессияләрнең бердәм рухи киңлеге бар, шуңа күрә, башка рухи лидерларны чакырганда (бу исемлеккә папа да керә), без конфессияләр арасындагы бәхәсле моментларны исәпкә алырга, шулай ук илебезнең православие һәм мөселман дине вәкилләре арасында уңай мөнәсәбәтләрне саклау турында истә тотарга тиешбез» дип чыгыш ясый.

Тәлгать Таҗетдин татар халкының тамырлары болгарларга барып тоташканлыгы турындагы тәгълиматны яклый һәм массакүләм мәгълүмат чараларында, телевидениедә, интернетта һәм шәхси чыгышларында болгарлар (Идел буе болгарлары) дигән тарихи атаманы кайтырга кирәклеген җиткерә. 2001 елда Софиядә (Болгария Республикасы) узган халыкара конференциядә «Безне болай да татарлар дип атыйлар, чынлыкта — без болгарлар… Мондагы халык Идел буе болгарларның иң якын туганнары. Аларның кайберләре Идел буенда кала, икенчеләре ераккарак — Дунайга китә һәм славяннар белән кушыла» дип белдерә. Әлеге сүзләр Болгар Республикасының үзәк телевидениесе аша җиткерелә һәм җирле газеталарда басылып чыга. Бу мәгълүмат Россия массакүләм мәгълүмат чараларында да, мәсәлән, «Российская газета» битләрендә урын ала[24].

2022 елның 24 февралендә Тәлгать Таҗетдин Россиянең Украинага карата сәясәтен хуплап чыгыш ясый[25].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Таджуддин, Талгат. tass.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  2. Филатов, 2005, бит. 83
  3. Филатов, 2005, бит. 84
  4. Филатов, 2005, бит. 84—85
  5. Филатов, 2005, бит. 87
  6. Верховный муфтий России Талгат Таджуддин заявил о намерении покинуть свой пост. bashinform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025. Архивировано 2 март 2016 года.
  7. Талгат Таджуддин остается на посту верховного муфтия России по решению президиума ЦДУМ. tass.ru (20 февраль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  8. Глава ЦДУМ Таджуддин сообщил о смерти своей супруги. ria.ru (23 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  9. Муфтий Таджуддин награжден орденом «За заслуги перед Отечеством» II степени. rg.ru (21 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  10. Указ Президента Российской Федерации от 29.04.2019 № 199 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2013. Архивировано 23 декабрь 2025 года.
  11. Указ Президента Российской Федерации от 19.10.2013 № 783 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  12. Указ Президента РФ от 12.10.2008 N 1456 «О награждении орденом Почета Таджуддинова Т.С.» base.garant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  13. Указ Президента Российской Федерации от 21.09.1998 г. № 1122 «О награждении орденом Дружбы Таджуддинова Т.С.» kremlin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  14. О награждении медалью ордена «За заслуги перед Республикой Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (19 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 август 2026.
  15. Глава ЦДУМ России Талгат Таджуддин отмечает свое 40-летие на посту Верховного муфтия. bashinform.ru (19 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  16. Верное дело. Правительство республики пообещало поддержку духовным лидерам традиционных конфессий. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025. Архивировано 9 август 2014 года.
  17. Орден «Аль-’Иззат» («Слава, честь и достоинство») ЦДУМ России. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025. Архивировано 16 октябрь 2019 года.
  18. Предстоятель Русской Церкви возглавил церемонию открытия XVII Всемирного русского народного собора. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025. Архивировано 3 ноябрь 2013 года.
  19. Глава Центрального духовного управления мусульман России Талгат церковным орденом св. князя Даниила Московского, II степени. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025. Архивировано 16 октябрь 2008 года.
  20. Верховный муфтий Талгат Таджуддин награждён благодарностью президента РФ. bashinform.ru (11 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  21. Распоряжение Президента Российской Федерации от 08.09.2023 № 300-рп «О поощрении». publication.pravo.gov.ru (8 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  22. Филатов, 2005, бит. 85—86
  23. 1 2 Филатов, 2005, бит. 86
  24. Талгат Таджуддин. bulgars.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
  25. Кучеренко Д. Муфтий Талгат Таджуддин поддержал военную операцию на Украине. kommersant.ru (25 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.

Әдәбият

  • Филатов С. Б. Центральное духовное управление мусульман России (ЦДУМР) // Современная религиозная жизнь России. Опыт систематического описания / Отв. ред. М. Бурдо, С. Б. Филатов. — М.: Логос, 2005. — Т. III. — С. 81—90. — 464 с. — 2000 экз. — ISBN 5-98704-044-2.

Тема буенча өстәмә