«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены

«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены (баш. «Башҡортостан Республикаһында күрһәткән хеҙмәттәре өсөн» ордены) ― Башкортстанның дәүләт бүләге. 1998 елда булдырылган. Республиканың дәүләт бүләкләре арасында беренче дәрәҗәле урында, аннары ― «Халыклар дуслыгы ордены» һәм «Салават Юлаев ордены».

Тарих

1998 елда Башкортстан Президенты Указы нигезендә булдырылган.

Орденның беренче кавалеры (2000) ― Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов, 1993―2010 елларда БР президенты[1].

Статус

«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнүгә Башкортстанның башка дәүләт бүләкләренә, мактаулы исемнәренә лаек булганнар тәкъдим ителә ала:

  • Башкортстан Республикасы алдындагы аерым зур хезмәтләре өчен;
  • хезмәттә күрсәткән аерым зур уңышлар өчен;
  • дәүләт һәм иҗтимагый эшчәнлекләрендә аерым зур хезмәтләр өчен;
  • халыклар арасында тынычлыҡ, дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуда аерым зур хезмәтләр өчен;
  • тәртип һәм иминлек саклау эшенә зур өлеш керткән өчен.

Орден белән Россия Федерациясе гражданнары, шулай ук чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган шәхесләр бүләкләнә ала.

Искәрмәләр