Фаиз Мөхәммәтшин

Фаиз Габдулла улы Мөхәммәтшин (10 ноябрь 1969, Ижау, Удмурт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР) — ислам дине әһеле, Удмуртия мөселманнарының төбәк диния нәзарәте рәисе (2008 елдан), Удмуртия мөфтие.

Тәрҗемәи хәле

Фаиз Мөхәммәтшин 1969 елның 10 ноябрендә дин әһеле гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач (1987), ул 1987—1990 елларда СССР Хәрби-диңгез флотында К-204 атом су асты көймәсендә хәрби хезмәттә була.

Беренче дини белемнәрен гаиләсендә әти-әнисеннән ала, соңрак Ижауда җирле имамда укый. Белем алуын Казан һәм Ташкент имамнарында дәвам итә, экстерн рәвештә Яр Чаллы шәһәрендәге «Йолдыз» мәдрәсәсен тәмамлый, Мисырдагы Әл-Әзһәр университетында һәм Согуд Гарәбстанындагы мәдрәсәдә укый. 2001—2002 елларда Мәккә шәһәре Имамнар һәм вәгазьчеләр институтын тәмамлый[3].

Хезмәт юлы

1990 елдан — 2 нче Ижау җәмигъ мәчетендә ислам дине нигезләре һәм гарәп теле укытучысы.

1994 елдан — Ижау җәмигъ мәчете имам-хатыйбы һәм Ижау шәһәре мәхәлләсе җирле мөселман дини оешмасы рәисе.

1996—2008 елларда — Удмуртия мөселманнарының төбәк диния нәзарәте рәисе урынбасары.

2008 елдан — Удмуртия мөселманнарының төбәк диния нәзарәте рәисе[4].

Иҗтимагый эшчәнлеге

Фаиз Мөхәммәтшин — Үзәк диния нәзарәте каршындагы Югары аттестация комиссиясе (Уфа шәһәре) әгъзасы, Удмуртия Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Удмуртия Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзасы. Төбәктә конфессияара тынычлыкны ныгытуга һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерүгә багышланган иҗтимагый һәм спорт чараларында (шул исәптән Удмуртиянең конфессияара спартакиадасында) катнаша[5].

«Удмуртиянең 100 күренекле шәхесе» исемлегендә (ТОП-100) 67 нче урында тора[6].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • Удмуртия Республикасы президентының Рәхмәт хаты (2007) — Удмуртия Республикасында ярлыкауны тәэмин итү буенча нәтиҗәле эше өчен;
  • Россия Җәза үтәтү федераль хезмәтенең (ФСИН) Удмуртия Республикасы буенча идарәсе башлыгының Рәхмәт хаты (2008);
  • Удмуртия Республикасы Эчке эшләр министрының Рәхмәт хаты (2009);
  • Россия Юстиция министрлыгының Удмуртия Республикасы буенча идарәсеннән Рәхмәт хаты (2011);
  • Россия Федерациясе президентының Идел буе федераль округындагы Тулы хокуклы вәкиле М. В. Бабичның Рәхмәт хаты (2012);
  • «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (2022)[7].

Гаиләсе

Әтисе — Татарстанның хәзерге Әгерҗе районы Кырынды авылында туып үскән Мөхәммәтша улы Габдулла хәзрәт Мөхәммәтшин (1929—2010). Ул — 1989 елдан Ижау җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, Удмуртия мөфтие[8].

Фаиз Мөхәммәтшин өйләнгән, 8 баласы бар[9].

Искәрмәләр

  1. https://interpretive.ru/termin/muhamedshin-faiz-gabdullaevich.html
  2. https://www.cdum.ru/rdum/mufti/d/2977/
  3. Мухамедшин Фаиз Габдуллаевич. Энциклопедический словарь «Ислам на Урале» / Interpretive.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2026.
  4. Мухамедшин Фаиз Габдуллаевич. ММО Махалля Центральная мечеть г. Ижевска. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2026.
  5. В Удмуртии дали старт второй Межконфессиональной спартакиаде. Министерство национальной политики УР (1 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2026.
  6. ТОП-100 Влиятельных персон Удмуртии. Udm-info.ru (27 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2026.
  7. Мусульмане Удмуртии приняли участие во Всероссийском форуме татарских религиозных деятелей. Министерство национальной политики УР (23 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2026.
  8. В последний путь. О первом муфтии республики Габдулле-хазрате. Мусульманская пресс-служба. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2026.
  9. Фаиз-хазрат: «Сейчас — лучший в истории России период для развития ислама». Удмуртская правда (17 гыйнвар 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2026.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә