Язикәү вулысы
Язикәү вулысы (тат. يەزىكەو ۋولىٰسىٰ, рус. Языковская волость) — Уфа губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Әхмәт, Бәшенде-Останкау, Нөркәй, Әлмәт-Мулла, Яңа Ыспас һәм Зәй вулыслары белән чиктәш булган (1890). 16 торак пунктта 8985 кеше яшәгән.[1] 1920-елларның уртасында бетерелә.