Госмания мәдрәсәсе (Казан)
Уфада 1888 елда ачылган Госмания мәдрәсәсе белән бутамаска.
Казанның «Госмания» мәдрәсәсе (рус. медресе «Усмания» (Казань)) — 1868 елда Казанда Госманов мәчете (Солтан мәчете, Кызыл мәчет, 8 нче җәмигъ мәчет) каршында ачылган дини уку йорты, кадими мәдрәсә.
Казан сәүдәгәре Җиһанша Бикмөхәммәт улы Госманов исеме белән аталган[1].
Тарих
Госманов мәчете каршындагы мәхәллә Тихвин (хәзерге Тукай) урамының бер өлешен, Зур Мещан урамының бер өлешен һәм тулысынча Фукс (хәзерге Г. Камал) урамын берләштерә. XX гасыр башында мәхәлләдә 38 йортта 508 мөселман ир-ат исәпләнә.
1867 елда Казан сәүдәгәре Җиһанша Бикмөхәммәт улы Госманов Тихвин (хәзерге Тукай) һәм Фукс (хәзерге Г. Камал) урамнары чатында кирпечтән мәчет төзү белән бергә, Тихвин урамында кирпечтән ике катлы мәдрәсә бинасын да сала. Төзеп бетергәч, мәдрәсә бинасын мәхәлләгә бүләк итә.
Мәхәлләдә дин эшләре белән җитәкчелек итәргә, шул исәптән яңа ачылган мәдрәсәдә мөдәррислек итәргә Мөхәммәт Салиховны (?-1893) чакыра. Уфа губернасы Уфа өязе Гомәр авылында туган М. Салихов, Казанга күчкәнче, Бәләбәй өязе Кара-Көек авылы һәм Түбән Новгород шәһәре мәчетләрендә имам-хатыйб була. Оренбург Диния нәзарәтенә казый итеп сайлангач, Уфага күченә, үз урынына кияве, Солтан авылы мулласы Сәхәбетдин Габделлатыйфовны калдыра.
1893 елда М. Салихов вафат булгач, «Госмания» мәчетенең өлкән мулласы һәм мәдрәсә мөдәррисе булып аның улы, Кышкар мәдрәсәсендә белем алган Гарифулла Мөхәммәт улы Салихов (9.10.1864-27.11.1915) кала. 1894 елның августыннан икенче мулла булып аның энесе, шулай ук Кышкар мәдрәсәсен тәмамлаган Мөхәммәтгариф Мөхәммәт улы Салихов (1870-1931 елдан соң) килә. 1898 елда Салиховлар мәчет янәшәсендә Фукс һәм Аркылы Тихвин (хәзерге Г. Камал) урамы 17 йорт адресы буенча бүрәнәдән ике катлы торак йорт җиткерәләр.
Мәдрәсә җитәкчеләре Гарифулла белән Мөхәммәтгариф Салиховлар укытуның яңа (җәдиди) ысулларына каршы булалар. Гарифулла Салихов мәгариф өлкәсендә реформалар кертүнең кирәксезлеге турында берничә брошюра бастыра. Шуңа карамастан, XX гасыр башында милләтнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында күзәтелгән үзгәрешләр «Госмания» мәдрәсәсен дә читләтеп үтми. Җәдиди мәдрәсә «Мөхәммәдия»нең йогынтысы да була. Мәдрәсәдә 1899 елда рус теле өйрәтелә. 1910 ел торышы буенча, мәдрәсәдә Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган, Галимҗан Баруди шәкертләреннән тагын 5 мөгаллим укыта. Рус теле мөгаллиме Тимерша Салаватулла улы Соловьёв (1875-1947) була, ул 1906-1910 елларда «Урал» газетасы һәм «Чүкеч» журналының нәшире һәм мөхәррире булып эшли, 1918 елга кадәр мәдрәсәдә белем бирә[1][2].
Һәр елны биредә 100 гә якын шәкерт белем ала, билгеле шәкертләре арасында Галиәсгар Камал да бар.
РСФСР ХКШның «Чиркәүне дәүләттән, мәктәпне чиркәүдән аеру турында» декреты (20.01.1918) нигезендә, Татарстан АССР ҮБК карары белән, «Госмания» мәдрәсәсе 1918 елда[3], Госманов мәчете (Солтан мәчете) 1931 елда ябыла.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Усмания (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ Соловьёв Тимерша Салаватуллович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ РФ Конституциясе сайты
Әдәбият
- Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
- Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7
- Салихов Р. Р. Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. К.: ТКН, 2005.
- Зөфәр Рәмиев. Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре. К.: ТКН, 2005.
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0