Халидия мәдрәсәсе

«Халидия» мәдрәсәсе (Арсаев мәдрәсәсе, Айтуганов мәдрәсәсе, Мөстәкыймов мәдрәсәсе, рус. медресе «Халидия») — 1825 елда Казанның Зәңгәр мәчете каршында ачылган дини уку йорты, кадими мәдрәсә.

Атамасы мәдрәсәне 1918 елда ябылганга кадәр җитәкләгән имамнар фамилиясе — Халитовтан алынган. Мәдрәсә, иганәче-химаячеләренең фамилияләренә бәйле, төрле вакытларда төрлечә аталып йөртелә: Арсаев мәдрәсәсе, Айтуганов мәдрәсәсе), Мөстәкыймов мәдрәсәсе[1], «Халидия».

Казанның иң зур мәдрәсәләренең берсе була: XX гасыр башында мәдрәсәдә 155 шәкерт укый[2].

Тарихы

undefined
undefined

XVIII гасырның соңгы чирегендә Иске Татар бистәсендә (хәзерге Казанның Вахитов районы) дүртенче мәчет буларак нигез салына. 18151819 елларда (башка чыганаклар буенча: 18101815 елларда)[3] Зур Мещан (хәзерге Нариманов урамы, 18/19) урамында урнашкан кирпечтән төзелгән яңа бинага күчә[4]. Зәңгәр мәчетнең беренче имамнарыннан берсе, Оренбургның Каргалы мәдрәсәсен тәмамлаган Габденнасыйр Рахманкулов була (1825–1835). Ул 1825 елда Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Кама Тамагы районы) Бәки авылыннан Казанга күчеп килә, 4 нче (Зәңгәр) мәчетнең имам-хатыйбы һәм мөдәррисе булып хезмәт итә башлый, дини уку йортын оештыра. Шиһабетдин Мәрҗани раславынча, ул килгәнче мәхәлләдә мәдрәсә булмаган. Мәдрәсә сәүдәгәр Арсаевлар төзеткән мәчет янындагы йортта, XIX гасыр ахырыннан 1918 елга кадәр — Екатерина урамы белән Икенче Аркылы урам чатындагы (хәзерге Тукай урамы, 68/16) сәүдәгәр Габделмәннәф Мөстәкыймов йорында урнаша, бинасы сакланмаган[2].

Габденнасыйр Рахманкулов вафат булгач (1835), мәчет имамы булып аның энесе Хәбибулла Рахманкулов (1835–1850) кала[5]. Аны Тәтеш өязе (хәзерге Кама Тамагы районы) Яңасала авылында туган Хаммад Халитов (1850–1864) алыштыра. Х. Халитовтан соң имам булып Рахманкуловларның соңгысы — Шиһабетдин Мәрҗани шәкерте — Гыясетдин Хәбибулла улы Рахманкулов (?-1870) 6 ел хезмәт итә. Бу вакытта мәдрәсә уку-укыту программасында алга китеш сизелә, калган вакытларда ул гади иске алымлы мәдрәсә булып кала[2].

18701893 елларда имам булып Мөхәммәтзакир Хаммад улы Халитов (?-1893), 18941917 елларда Ибраһим Мөхәммәтзакир улы Халитов (11.10.1866–?) сайлана. Аларның икесе дә «Бохара» мәктәбе вәкилләре булалар һәм төпле дини белем бирергә омтылалар. 1898 елда мәчетнең икенче имамы итеп И. Халитовның абыйсы — Мөхәммәтсабир Хаммад улы Халитов (18.01.1836–31.08.1911) сайлана. М. Халитов вафатыннан соң мөселманнар мәхәлләнең икенче имамы итеп аның улы Габдрахманны билгеләп куялар[5].

«Халидия» мәдрәсәсе «Чиркәүне дәүләттән, мәктәпне чиркәүдән аеру турында»гы РСФСР Халык Комиссарлары Шурасы декреты (20.01.1918) нигезендә[6] 1918 елда эшеннән туктый. 4 нче мәчет ТатҮБК сәркатибаты карары белән 1932 елның 10 мартында ябыла һәм бина кунакханә сыйфатында файдаланыла башлый[7].

Мәдрәсәнең күренекле шәкертләре арасында драматург Галиәсгар Камал (1879-1933), тарихчы-профессор Газиз Гобәйдуллин (1887-1937), шагыйрь Габдрахман Сөнгати (1894– 1917 елдан соң) һ.б. бар[2].

Искәрмәләр

  1. Голубая мечеть (Зангар) 2017 елның 24 июль көнендә архивланган.)
  2. 1 2 3 4 Халидия (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  3. Мечети города Казани (рус.). mosgues-3.narod.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  4. Мечеть «Голубая» (Зангар) (рус.). www.photokzn.ru (архив). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  5. 1 2 Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. — Казань: Татар.кн. изд-во, 2005. — С. 81.
  6. РФ Конституциясе сайты
  7. Исторические мечети Казани за 100 лет: через детсады и киностудии к центрам туризма (рус.). prokazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.

Әдәбият

  1. А.Х. Халиков, С.Х. Алишев, В.Г. Воздвиженский и др. Казань в памятниках истории и культуры. Казань: ТКН, 1982. — 282 с.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). Казань: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7.
  3. Салихов Р. Р. Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. Казань: ТКН, 2005. – 191 с.

Төркемнәр