Олы Яңасала
Олы Яңасала — Татарстан Республикасының Кама Тамагы районындагы авыл.
Халык саны — 336 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+4. Почта индексы — 422832.
Тарих
Авыл бик борынгылардан: Казан ханлыгы чорында ук нигезләнгән.
Кама Тамагы төбәгендәге Яңа Сала авылындагы мәчет манарасын кисүче Бәдретдин исемле кеше була. Гомеренең соңгы көнен ул төрмәдә каршылый. Ниндидер җинаять кылганы өчен хөкем ителә. Казан төрмәсеннән качканда аны сакчылар атып үтерә.
Демография
Климат
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -10.8 °C | -10.8 °C | -5.7 °C | 4.6 °C | 13.5 °C | 18.4 °C | 20.4 °C | 17.8 °C | 12.2 °C | 4.5 °C | -4.6 °C | -10 °C | 4.1 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[2]
Шәхесләр
- Хаммат Халитов (?-1864), Казанның Зәңгәр мәчете имамы, Халидия мәдрәсәсе мөдәррисе. Драматург Фатих Халидинең әтисе.
- Габдулла Фатыйхов (1912-?), Идел-Урал легионы гаскәрие.
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.