Гаффария мәдрәсәсе

Казанның «Гаффария» мәдрәсәсе (6 нчы җәмигъ мәдрәсәсе, Әҗем мәдрәсәсе, рус. медресе «Гаффария») — Әҗем мәчете мәхәлләсендә нигезләнгән дини уку йорты (мәдрәсә). Казанның зур уку йортларыннан санала: 1905 елда шәкертләр саны 130 га җиткән. Әҗем мәчетендә имам һәм мәдрәсәдә мөдәррис булып хезмәт иткән аталы-уллы Гаффаровларга (Габделгаффаров) мөнәсәбәтле, мәдрәсә «Гаффария» дип аталган.

undefined

Тарих

Р. Р. Салихов, Р. Р. Хәйретдиновның «Казанның тарихи мәчетләре» монографиясендә китерелгән мәгълүматлар буенча, «…мәхәлләнең барлыкка килүе 1810 елга, шәһәрнең көньяк-көнбатыш ягына, Бишбалта (Пләтән) авылы районында Юнысовлар, Апанаевлар, Китаевларның сабын кайнату заводларында эшләүче мөселманнарның күпләп күчеп утыра башлавына бәйле. Шул вакытта хаҗи Габделмәҗит бине Әбүбәкер бине Ураз ән-Наласави (1827 елда вафат) хисабына манарасыз, бер катлы агач мәчет төзелә, ул 1851 елга кадәр (башка мәгълүматлар буенча, 1848 елга кадәр) гамәлдә була…»[1].

1851 елда әлеге мәчет урынында Казанның татар шәһәр ратушасы башлыгы сәүдәгәр Мостафа Нәзир улы Әҗимов (1780-1865) агачтан манаралы мәчет торгыза. XIX гасыр урталарында Крестовниковларның стеарин һәм сабын җитештерү заводы төзелгәч, мәхәллә халкы да үсә. 1886 елда 57 хуҗалыкта 450 мөселман ир-ат яшәве мәгълүм. Мәхәлләдә зуррак мәчет төзү ихтыяҗы туа. 1887 елның 18 мартында Казан мещаны Шаһиәхмәт Ихсан улы Әминов Казан губерна идарәсенә мәхәллә халкының таш мәчет төзергә рөхсәт итүләрен сорап язган карарын тапшыра. Әҗем мәчетенең яңа бинасы беренче гильдия Казан сәүдәгәре Мортаза Мостафа улы Әҗимов (1812-1887) акчасына Казан губерна идарәсенең 1887 елның 22 апрелендә раслаган проект буенча 1890 елда төзелә[2].

Үз заманының гадәте буенча, 1849 елда мәчет мәхәлләсендә (инкыйлабка кадәр үк танылу алган) «Әҗем мәдрәсәсе» ачыла. Мәчет имамы һәм мәдрәсә мөдәррисе булып хезмәт иткән аталы-уллы Габделвәли һәм Хисаметдин Габделгаффаровлар исеменә бәйле ул «Гаффария мәдрәсәсе» дип аталган. Сембер губернасы Буа өязе (хәзерге Чүпрәле районы) Яңа Чокалы авылы тумасы Габделвәли Габделгаффаров (?-1891) мәдрәсәдә 1849 елның июненнән 1888 елның ноябренә кадәр хезмәт итә, аннары аны улы Хисаметдин Габделвәли улы Габделгаффаров (1849-1923) алыштыра. 1871 елда мәчет ишегалдында М. М. Әҗимов, махсус әлеге мәдрәсә өчен дип, кирпечтән бер катлы бина төзетә (архитектор П. Е. Аникин). 1887-1890 елларда, мәчетнең яңа бинасы төзелгәндә, мәдрәсә бинасы да аскы каты кирпечтән, өске каты агачтан ике катлы итеп үзгәртеп корыла. Мәдрәсә бинасы мәчет ишегалдында михраб ягыннан торгызылган.

Баштагы елларда шәкертләр саны 60 тан артмаса, 1900 елда мәдрәсәдә 84 шәкерт укый, алар арасында аксөяк балалары — 2, сәүдәгәр балалары — 4, мещан балалары — 10, рухани балалары — 18, крестьян балалары 50 кеше исәпләнә. 1905 елда шәкертләр саны 130 га җитә, шуларның алтмышы — казанлылар, калганнары читтән килүчеләр була.

Казан сәүдәгәре Габделкадыйр Мортаза улы Әҗимов (1819-1897) мәдрәсә химаячесе булып торган.

Әҗимовлар гаиләсе 1917 елгы инкыйлабка кадәр үз мәхәлләләренә ярдәм итүләрен дәвам итәләр. Мәсәлән, Мортаза Әҗимовның улы, нәселдән килүче мактаулы граждан Габделкадыйр Әҗимов 1915 елның 2 ноябрендә Оренбург мөселман диния нәзарәтенә Николаев урамындагы, гомуми бәясе 400 сум булган җир кишәрлеген корылмалары белән бергә мәхәлләгә бүләк итәргә теләве турында гариза белән мөрәҗәгать итә[3].

«Гаффария» мәдрәсәсендә 1874-1886 елларда булачак тарихчы-галим Хәсәнгата Габәши (Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габәши, 1863-1936) укый һәм соңыннан шунда ук укыта[4]. 1890 елларда мәдрәсәдә булачак драматург Галиәсгар Камал (Галиәсгар Галиәкбар улы Камалетдинов, 1879-1933) белем ала[3].

«Гаффария» мәдрәсәсе РСФСР ХКШның «Чиркәүне дәүләттән, мәктәпне чиркәүдән аеру турында»гы декреты (20.01.1918)[5] белән 1918 елда, Әҗем мәчете Татарстан АССР ҮБК карары белән 1930 еллар ахырында ябыла.

Искәрмәләр

  1. Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. — Казань: Татар.кн. изд-во, 2005. — С. 101. — 191 с.
  2. ТР мөселманнарының Диния Нәзарате сайты, archived from the original on 2007-12-13, retrieved 2017-08-07 
  3. 1 2 Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Азимовская мечеть Казани: щедрость миллионеров и высокая честь ученых мужей (рус.). Реальное время (13 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2026.
  4. Хабутдинов А.Ю. Хасан-Гата Габаши // Татарская энциклопедия Т. 2: Г-Й. — Казань, 2005. — С. 5—6.
  5. РФ Конституциясе сайты

Әдәбият

  • Казань в памятниках истории и культуры. — Казань: Татарское книжное издательство, 1982. — 280 с.
  • Салихов Р., Хайрутдинов Р. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). — Казань: Фест, 1995. — ISBN 5-900866-01-7.

Сылтамалар

Төркемнәр