Универсиада авылы (Казан)
Универсиада авылы (рус. Деревня Универсиады; ДУ) — 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үткәрү вакытында спортчылар һәм делегацияләр составындагы башка рәсми вәкилләрне яшәү урыннары белән тәэмин итү өчен Казан шәһәренең Идел буе районында махсус төзелгән торак комплекс. Сыйдырышлылыгы — 14,5 мең кешегә кадәр.
Спорт чараларыннан соң биредә Казан федераль университеты һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Идел буе төбәкара ИТ-мәктәбе һәм Россиянең җәйге спорт төрләре буенча җыелма командаларын әзерләү федераль үзәге (ФЦПСКРЛВС) студентлары яши[1]. Авыл белән Татарстан Республикасының «Универсиада Авылы» дәүләт автоном учреждениесе идарә итә[2].
Гомуми мәгълүмат
Универсиада авылы Казанның Идел буе районында урнашкан. Комплексның территориясе Зур Казан боҗрасының Җиңү проспекты һәм Академик Парин урамнары буенча, Хөсәен Мәүлетов урамыннан Оренбург трактына кадәр сузылган, шәһәр үзәгенә 7,1 чакрым. Казан халыкара аэропортына һәм Казан шәһәренең тимер юл вокзалына кадәр 20 минутлык юл[3]. Өстән караганда Универсиада авылы төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба сузылган зур турыпочмаклыкны хәтерләтә.
Авыл 14,5 мең кешегә исәпләнгән. Гомуми мәйданы — 53 га, шул исәптән 38 га-да биналар һәм корылмалар, 14 га җирдә яшеллек (3 га агачлык белән исәпләп). Периметрның озынлыгы — 2,6 чакрым, торак зонасының гомуми мәйданы — 274 мең м²[4].
Универсиада авылы проектын Барселонаның баш архитекторы, Мендризио (Швейцария) заманча шәһәр төзелешен проектлау институты профессоры Хосеп Асебильо Марин эшли[5]. Проект Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) таләпләренә туры китереп эшләнгән һәм FIABCI Prix d ' Excellece бөтендөнья конкурсында «Яшьләр өчен социаль әһәмиятле инфраструктура булдыруга һәм спортны үстерүгә аерым өлеш керткән өчен» финалист дипломына лаек була. Корылманың бәясе 14,4 млрд сум тәшкил иткән[6].
Авыл 28 күпкатлы торак корпус[7] һәм торак булмаган биналар, корылмалар һәм тиешле инфраструктура объектларын үз эченә ала, алар Универсиада мәйданы тирәле өч күчәрле һәм берничә аркылы керү юллары буйлап урнашканнар. Куркынычсызлык максатларында территория яшел участоклар һәм коймалар белән әйләндереп алынган[8].
Авылның кешеләр яшәми торган өлешенә 45 мең м² мәйданда урнашкан халыкара административ-мәгълүмат үзәге (медиаүзәк, биредә ПГАФКСТ укыту-лаборатория корпусы һәм дөньяда беренче Универсиада музее эшли), Теннис академиясе, «Буревестник» ябык йөзү бассейны, стадион, сәүдә-көнкүреш үзәге, ашханә, спорт медицинасы үзәге булган заманча медицина комплексы, сырхауханә һәм сәламәтлек пункты, даруханә, почта пункты һәм башка мәдәни-көнкүреш биналары, шулай ук җәмәгать тәртибен саклау пункты, авария-диспетчерлык коммуналь хезмәтләре бар[9].
Тарих
Авылны төзү эшләре 2009 елның июнендә башлана. 2009 елның 10 июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары — Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов катнашында беренче таш салына[10]. Корылмага 4 меңгә якын төзүче һәм студент җәлеп ителгән.
ДУ проекты РФ Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан хуплана. Владимир Путин, РФ Премьер-министры сыйфатында, 2010 елның 5 маенда Казанда була, объект төзелеше барышы белән таныша[11].
2010 елның 30 августында Универсиада авылының сафка баскан беренче торак комплексына кешеләр күчә башлый. Бу — гомуми мәйданы 187 мең м² булган һәм 7000 нән артык студентны сыйдырган 2 кластер яисә 20 торак корпус[11].
Универсиада авылының беренче ике кластеры Казан федераль университетына бирелә. 2010 елның 31 декабренә биредә яши башлаган студентларның гомуми саны 2689 кеше тәшкил итә. Аларның 67 % ы — республика студентлары, 23 % ы — Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән һәм 10 % ы — чит илләрдән. Универсиада авылында дөньяның 39 иленнән студентлар яши.
2011 елның сентябрендә ПГАФКСТ һәм ФЦПСКРЛВС кампусы өчен билгеләнгән өченче кластер — гомуми мәйданы 86 мең м² булган 8 торак йорт тапшырыла.
2010 елда ачылганнан алып Универсиадага кадәр ДА 400 гә якын төрле спорт һәм мәдәни чаралар, шул исәптән футбол, волейбол, шахмат буенча студентлар һәм башка халыкара чемпионатлар үткәрүне тәэмин иткән.
2012 елда Универсиада авылы территориясендә КФУның IT-лицее һәм 4 нче студентлар поликлиникасы ачыла.
2013 елның 4 апрелендә, FISU президенты К.-Л. Гальен катнашында, Универсиада авылы ачкычларын Универсиада ихтыяҗлары өчен тапшыру тантанасы уза.
Универсиада алдыннан 2013 елның 29 июнендә FISU президенты К.-Л. Гальен, Татарстан Президенты Р. Миңнеханов, Казан мэры И. Метшин, Россия спорт министры В. Мутко катнашында УА, катнашучы командаларның яшәү үзәге буларак, Универсиада һәм Россия флагларын күтәреп, студентларның «Gaudeamus» гимны астында рәсми рәвештә ачыла. Шулай ук 29 июньдә Универсиада музее ачыла. 1 июльдә УАна студентлар яшәргә килә. 3 июльдә УАда welcome-тантана һәм барлык волонтерларның парады уза[12].
2015 елның июль-август айларында мондый чемпионатлар тарихында беренче тапкыр Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты (Акватика-2015) атлетлары авылы була, биредә 6,5 мең катнашучы һәм делегация әгъзалары яши.
2016 елның августында VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза, 900 делегат УАна урнаштырыла.
2019 елда Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты вакытында аны WorldSkills авылы дип атыйлар. Авыл ярышларда 5,7 мең чит ил катнашучысын кабул итә[13].
2023—2024 елларда Казан федераль университеты Универсиада авылының өч йортында төзәтү эшләре алып бара: кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системасы, электр челтәрләре, лифтлар һәм плиткалар алыштырыла, кухняга яңа шкафлар урнаштырыла[14].
2024 елда Универсиада авылы БРИКС уеннарында катнашучыларны кабул итә[15].
Галерея
Универсиада авылы күренешләре
Искәрмәләр
- ↑ Деревня Универсиады в республике Татарстан — фото, описание на GoRu (рус.). Туристический портал GoRu.Travel. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2025.
- ↑ Учреждения (рус.). Министерство спорта Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 август 2025.
- ↑ Деревня Универсиады. 26 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Елена Геалеева. Деревня Универсиады в Казани: хостел со строгими правилами (рус.). Урбан Медиа (5 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2025.
- ↑ Главный архитектор Барселоны представил премьер-министру РТ проект деревни Универсиады-2013 [неопр.]. БИЗНЕС Online (24 ноябрь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2025.
- ↑ Деревня Универсиады в Казани: хостел со строгими правилами (рус.). Урбан Медиа (5 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2025.
- ↑ Территория Деревня Универсиады, Город Казань, Городской округ город Казань - Республика Татарстан - Реестр домов - ИАС "База N" Дома (рус.). mkdbase.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2025.
- ↑ Деревня Универсиады: Город в городе для студентов и не только | Сайт для студентов КФУ (рус.). students.kpfu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2025.
- ↑ Деревня Универсиады: Город в городе для студентов и не только | Сайт для студентов КФУ (рус.). students.kpfu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2025.
- ↑ Деревня Универсиады - KAZAN2013Universiade - Медиаплатформа МирТесен (2011-07-24). 26 август 2025 тикшерелде.
- ↑ 1 2 Деревня Универсиады - KAZAN2013Universiade - Медиаплатформа МирТесен. 26 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Тур по ДУ. dutour.tilda.ws. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2025.
- ↑ Деревню Универсиады на время ЧМ по рабочим профессиям превратили в Деревню WorldSkills (рус.). Министерство образования и науки Республики Татарстан (19 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2025.
- ↑ Александра Давыдова. В Деревне Универсиады КФУ обновили три дома для почти тысячи студентов (2024-07-11). 26 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Сегодня Деревня Универсиады принимает участников Игр БРИКС » Поволжский государственный университет физической культуры, спорта и туризма (рус.). unifirst-services.ru (11 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2025.