Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Бөтендөнья татар яшьләре форумы (Dönya Tatar Yəşləre Forumı, рус. Всемирный форум татарской молодежи, ингл. The World Forum of Tatar Youth), рәсми исеме Татарстан Республикасы «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» төбәкара иҗтимагый оешмасы (рус. Региональная общественная организация «Всемирный Форум татарской молодежи» Республики Татарстан, РОО «ВФТМ» РТ; ингл. Regional public organization «World Forum of Tatar Youth» of the Republic of Tatarstan[1]) ― 2004 елда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан төзелгән иҗтимагый оешма (җыен, берләшмә). Форум 100 дән күбрәк иҗтимагый, дини һәм мәдәни яшьләр оешмаларын берләштерә. Аларның функцияләре — татарлар яшьләренең милли үзаңын формалаштыру, халыкның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре. Форум «Мин татарча сөйләшәм», «Печән базары», «Акыл фабрикасы» кебек чаралар оештыра[2].
Максаты
Форумның максаты — татар яшьләренең милли үзаңын формалаштыру, татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау[3].
Идарә
Бөтендөнья татар яшьләре форумының Уставы нигезендә, ике елга бер тапкыр оешманың корылтае уздырыла[1]. Форумнарны Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәләрнең халыкара берлеге Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы Һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бюросы оештыра.
Тарих
2004 елда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан төзелә. 2012 елның 5 маенда Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә 1121600002369 номеры белән теркәлә[4].
Форум үткәрелгән көннәр:
- I Бөтендөнья татар яшьләре форумы, 2004 елның 24-28 июне. Форумда 17 илдән 484 кеше катнаша.
- II Бөтендөнья татар яшьләре форумы, 2006 елның 21-25 июне. 580 катнашучы.
- III Бөтендөнья татар яшьләре форумы, 2008 елның 26-31 августы. 461 катнашучы.
- IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы, 2010 елның 27-31 августы. Форумда 25 илдән 550 кеше катнаша.
- V Бөтендөнья татар яшьләре форумы, 2012 елның 27-31 августы. Форумда 25 илдән 753 кеше катнаша.
- VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы, 2014 елның 1-5 августы. 600 катнашучы.
- VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы, 2016 елның 4-7 августы. 900 катнашучы.
- VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы, 2018 елның 1-5 августы.
Җитәкчеләр
- 2008―2012 елларда ― Руслан Айсин (туган: 1980);
- 2012―2019 елларда ― Тәбрис Яруллин (туган: 1986);
- 2019―2023 елларда ― Ленария Мөслимова[5];
- 2023 елдан ― Райнур Хәсәнов (туган: 2000; «Ачык Университет» проектының элеккеге IT кураторы[6]).
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Устав РОО Всемирный форум татарскрой молодежи (рус.). tatar-congress.org (2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 август 2025.
- ↑ Ленария Муслюмова покинула пост главы всемирного форума татарской молодежи (рус.). Бизнес-Онлайн (15 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 август 2025.
- ↑ Организация: МОО Форум татарской молодежи (рус.). DOBRO.RU. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 август 2025.
- ↑ Всемирный конгресс татар (рус.). tatar-congress.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 август 2025.
- ↑ Гөлүзә Ибраһимова. Ленария Мөслимова Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе вазифасыннан китә (рус.). Татар-информ (15 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 август 2025.
- ↑ Гөлүзә Ибраһимова. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп Райнур Хәсәнов сайланды (рус.). Татар-информ (15 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 август 2025.