Җиңү проспекты (Казан)

Җиңү проспекты бите монда юнәлә. Бәлки, сез адаш метро станция турында мәкалә эзләгәнсездер.

Җиңү проспекты (рус. Проспект Победы) — Казанның Идел буе районы һәм Совет районы аша барган алты полосалы магистраль. 10 километрга сузылып, Казан юлларның иң озыннардан берсе булып тора.

Проспект үз исемен 1975 елда, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 30нчы юбилеенә алган.