Гадел Кутуй урамы (Казан)

Гадел Кутуй урамы (рус. улица Аделя Кутуя) — Казанның Вахит һәм Совет районнарында урнашкан урам. Язучы Гадел Кутуй исемен (1903-1945) йөртә.

Географиясе

Урамның беренче тармагы Горьки тимер юлының Әмәт-Новаторлар учаскасы өстендә башлана, икенче тармак исә Кызыл Позиция урамы белән киселештән башлана. Гвардия урамы белән киселештән башлап урам бер юл булып дәвам итә, шуннан соң Шуртыгин, Седов, Габдулла Кариев урамнары белән кисешә, Толпар урамы белән киселештән яңадан ике юлга тармаклана; беренче тармак «Җиңү» торак комплексына барып җитмичә тәмамлана. Икенче тармак Бохара һәм Даурия урамнары белән кисешкәннән соң Родин урамы белән киселештә тәмамлана.

Тарих

Хәзерге исемен 1964 елның 8 гыйнварыннан йөртә. Элеккеге исеме − Вознесенски тракты. Борынгы тракт Арча кырында Себер трактыннан тармакланып, тимер юл артындагы Клыковка бистәсеннән уза. Ул Казан тирәсендәге Вознесение, Салмыч, Богородское, Гильдеево авылларына таба бара.

undefined

Искәрмәләр

Сылтамалар