Клара Цеткин урамы (Казан)
Клара Цеткин урамы (рус. улица Клара Цеткин) — Казанның Киров районындагы тарихи Бишбалта бистәсенең үзәк урамы.
Исем чыганагы
Урам 1932 елдан алман сәясәтчесе Клара Цеткин хөрмәтенә атала. 2005 елда урамга тарихи Бишбалта исеме кайтарыла, әмма 2006 елда, «урысча ямьсез яңгырый» сылтавы белән иске исем калдырыла[2][3].
Урнашу
Клара Цеткин урамы Несмелов урамы белән чаттан башлана, Урак һәм Чүкеч (Иовлев урамы өлеше), Кызыл Армия, Урицкий, Адмиралтейство урамнарын кисеп үтә һәм Боевая урамына борылу белән тәмамлана. Машиналар йөри торган юл дүрт полосадан тора. 2007 елга кадәр урам буенча трамвайлар йөргән, 2010 елда рельсларны алганнар.
Транспорт
- Автобуслар: 2, 30, 44, 45, 49. Тукталышлар: «Урак һәм Чүкеч ур.», «Урицкий ур.», «Адмиралтейство ур.»
- Трамвайлар: №1 трамвае (2007 елга кадәр).
Украина хәрби көчләре һөҗүме
2024 елның 21 декабрендә Клара Цеткина урамындагы торак йортларның берсенә пилотсыз очу аппараты ярдәмендә Украина Кораллы көчләре һөҗүм итә. Бу көнне шәһәргә 8 шундый пилотсыз очу аппараты җибәрелә: берсе сәнәгать объектына, калганнары торак массивларга юнәлдерелә[4].