Восстание урамы (Казан)

Восстание урамы (рус. улица Восстания) — Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарда урнашкан алты юлаклы транспорт магистрале.

Исем чыганагы

Урам исемен 1905 елның беренче рус революциясе барышында Казан Заречьеның эшчеләренең фетнәсе хөрмәтенә 1949 елда алган.

Урнашуы

Урамда урнашкан объектлар

  • Восстание мәйданы — Декабристлар урамы белән кисешү урынында.
  • Васильченко исемле скверы — Васильченко урамы белән кисешү урынында.
  • Галимҗан Ибраһимовка куелган һәйкәл — Г. Ибраһимов исемле 17-нче татар гимназиянең ишегалдында, Восстание урамы, 48.
  • Мәскәү районының прокуратурасы — Восстание урамы, 33.
  • Мәскәү районының администрациясе — Восстание урамы, 55.
  • «Тасма» фәнни-җитештерү предприятиесе — Восстание урамы, 100.
  • «Пороховое» зираты һәм чиркәү — Восстание урамы, 131 йорты артында.

Иҗтимагый транспорт

Восстание урамы буенча 19 (10,10а,18,20,22,36,44,45,46,47,48,49,53,62,76,79,92,97,98) автобус маршруты, 4 һәм 10 номерлы боҗра маршруты буенча йөрүче троллейбуслар баралар.

19501959 елларда урам буенча трамвай да йөрергән.

Кызыклы фактлар

1980 елның 26 ноябрендә Восстание һәм Декабристлар урамнары кисешү урынында Күмертаудан Североморскка очкан Ка-27 вертолёты җиргә төшкән.[2]

Тема буенча өстәмә