Васильченко урамы (Казан)
Васильченко урамы, Александр Васильченко урамы (рус. улица Васильченко, улица Александра Васильченко) — Казанның Мәскәү районындагы урам, магистраль. Восстание урамы белән киселештә башлана. ТЭЦ урамы белән киселештә тәмамлана. Торак мәйданы комплексын, Төньяк, Левченко бистәләрен Казанның Киров районы белән тоташтыра. Советлар Союзы Герое
очучы-сынаучы Александр Васильченко (1911-1960) исемен йөртә.
Тарих
Элекке исемнәре 7нче Союз урамы (1920-елларның уртасыннан 2005 елга кадәр), 7нче Удел урамы (1920-елларның уртасына кадәр).[2]
2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән урам исеме Советлар Союзы Герое, «Пе-2» пике ясаучы бомба ташлаучы очкычларның очучы-сынаучысы, әлеге урамда яшәгән Александр Григорий улы Васильченко (1911-1960) истәлегенә Васильченко урамы итеп үзгәртелгән[3].
Игътибарга лаек обьектлар
- Васильченко скверы
- Урицкий исемендәге парк
- «Тасма» кино- һәм фотопленка заводы (хәзерге «Химград» технополисы)
- «Тасма» стадионы
- «Восстание» тимер юл платформасы
- Очучы Александр Васильченкога куелган һәйкәл
Галерея
Васильченко урамы
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 https://www.pochta.ru/indexes/3b9f33e8-8efc-4978-a53c-fc9845d7d503
- ↑ Б. Султанбеков. Улицы и площади Казани (Из истории переименований) // Не навреди: размышления историка : историко-публицистические очерки, новые открытия. — Татарское Книжное Издательство, 1999.
- ↑ Постановление Администрации города Казани от 8 апреля 2005 года № 741 «Об увековечении имен участников Великой Отечественной войны в наименованиях улиц г. Казани», archived from the original on 2019-09-14, retrieved 2021-08-14