Шамил Усманов урамы (Казан)

Шамил Усманов урамы (рус. улица Шамиля Усманова) — Казанның Мәскәү районында, элекке Удел бистәсендә урнашкан урам. Язучы Шамил Усманов (1897-1937) исемен йөртә.

 география

Декабристлар урамы белән киселештән башлана. Коләхмәтов урамы белән киселештә тәмамлана. 

 Тарих

Хәзерге исемен 1964 елның 8 нче гыйнварыннан йөртә. Элекке исемнәре — 5 нче Союз урамы (1920-елларның икенче яртысыннан 1964 елның 8 нче гыйнварына кадәр), 6 нчы Удел урамы (1920-елларның икенче яртысына кадәр).[2]

Игътибарга лаек объектлар

  • Мәскәү базары (Декабристлар урамы белән киселеш).
  • 11 нче йорт — Яңа гасыр ТРК бинасы.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 https://www.pochta.ru/indexes/8a12825d-4d4d-4f19-8a73-2c59ca6f13c8
  2. Б. Султанбеков. Улицы и площади Казани (Из истории переименований) // Не навреди: размышления историка : историко-публицистические очерки, новые открытия. — Татарское Книжное Издательство, 1999.

Тема буенча өстәмә