Әнвәр Кәримов урамы (Казан)
Әнвәр Кәримов урамы (рус. улица Анвара Каримова) — Казанның Мәскәү районындагы кечкенә урам. Гагарин урамы белән Академик Королёв урамнары арасында урнашкан. Бөек Ватан сугышында катнашкан 1нче класслы хәрби очучы-сынаучы, полковник Әнвәр Кәримов (1921-1961) исемен йөртә. Почта индексы 420039.
Тарих
Элекке исемнәре 4нче Союз урамы (1920-елларның уртасыннан 2005 елга кадәр), 3нче Удел урамы (1920-елларның уртасына кадәр).[3]
2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән урам исеме Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби очучы-сынаучы, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән, 1961 елда ракета йөртүче очкычны сынаганда һәлак булган Әнвәр Ибраһим улы Кәримов (1921-1961) истәлегенә Әнвәр Кәримов урамы итеп үзгәртелгән[4].
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ https://kazan.ginfo.ru/ulicy/ulica_anvara_karimova/
- ↑ https://www.pochta.ru/indexes/b05317bb-c413-40d2-a0dc-bfdf890e3772
- ↑ Б. Султанбеков. Улицы и площади Казани (Из истории переименований) // Не навреди: размышления историка : историко-публицистические очерки, новые открытия. — Татарское Книжное Издательство, 1999.
- ↑ Постановление Главы администрации города Казани от 8 апреля 2005 года № 741 «Об увековечении имен участников Великой Отечественной войны в наименованиях улиц г. Казани»