Александр Васильченко

Александр Васильченко, Александр Григорий улы Васильченко (укр. Васильченко Олександр Григор'євич, 1911 елның 11 (24) ноябре, Курск губернасы, Яңа Оскол районы, Иске Безгинка — 1960 елның 8 ноябре, Казан) — 1939-1940 еллардагы Совет-фин сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби очучы, Советлар Союзы Герое (1957), «Пе-2» пике ясаучы бомба ташлаучы очкычларның очучы-сынаучысы. 1943-1960 елларда Казанда яшәгән һәм авиация заводында хәрби очучы-сынаучы булып эшләгән. ССРБ атказанган очучы-сынаучысы (1960), полковник (1956). Барлык очыш вакыты — 4 167 сәгать, яки 3,5 млн км[1].

Тәрҗемәи хәле

1911 елның 11 (24) ноябрендә (вариант: 1911 елның 25 декабре[2]) Курск губернасы Яңа Оскол өязе (хәзерге Белгород өлкәсенең Яңа Оскол районы) Иске Безгинка авылында крестьян гаиләсендә туган. Украин милләтеннән. Винница өлкәсе Бар шәһәрендә индустрия техникумын (1931), Киев химия-технология институтының рабфагын (1932), 1нче курсын (1933) тәмамлаган. 1933 елда Кызыл гаскәргә чакырыла. Сталинградта хәрби авиация мәктәбендә укый башлаган, Харкауда авиация мәктәбен тәмамлаган (1936). 1939-1940 еллардагы Совет-фин сугышында катнаша, «СБ» бомба ташлаучы очкычта 24 хәрби очыш ясый. 1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышында. Казан һәм Иркутск авиация заводларыннан фронтка «Пе-2» бомба ташлаучы очкычларын илтеп җиткерүче отряд белән җитәкчелек итә. 1943 елдан Казанда С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында яңа төр хәрби очкычлар сынаучысы булып эшли. 1957 елның 1 маенда яңа төр очкычларны сынаганда күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

1960 елның 8 ноябрендә хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак була (вариант: гаражда ис тиеп үлә) [3]. Казанның Арча зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

undefined

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. Герои-белгородцы. Воронеж, 1972.
  2. Герои Советского Союза. Т. 1. М., 1987.
  3. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  4. Завод стратегического значения. К.: «Вертолет» нәшрияты, 2002
  5. Симонов А.А. Заслуженные испытатели СССР. М.: «Авиамир», 2009.

Сылтамалар