Иовлев урамы (Казан)

Иовлев урамы, Владимир Иовлев урамы (рус. улица Иовлева, улица Владимира Иовлева) — Казанның Киров районындагы (Бишбалта) кечкенә урам. Гладилов урамы белән киселештә башлана. Клара Цеткин урамы белән киселештә тәмамлана. Күн урамы, Киров дамбасы урамнары, тимер юл белән кисешә. Казансу елгасының иске агымы аша салынган күпер (Бөкре күпер)[2] аша уза. Советлар Союзы Герое Hero of the USSR.png Владимир Иовлев (1920-1944) исемен йөртә. Почта индексы 420030.

Тарих

Элек бу урамның аерым исеме булмаган. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән Казанның Киров районындагы Урак һәм Чүкеч урамының Клара Цеткин урамыннан Гладилов урамына кадәр өлешенә Бөек Ватан сугышында һәлак булган танк полкы ротасы командиры, Советлар Союзы Герое (1945, вафатыннан соң), ике Ленин ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән, сугышка кадәр Казанның «Урак һәм Чүкеч» заводында эшләгән, Адмираллык бистәсендә (Заверниха урамы, 20)[3] яшәгән Владимир Александр улы Иовлев (1920-1944) истәлегенә Иовлев урамы исеме бирелә[4].

Игътибарга лаек объектлар

  • Казансу елгасының иске агымы аркылы салынган Бөкре күпер[5]

Галерея

Сылтамалар