БРИКС илләре уеннары — 2024
БРИКС илләре уеннары — 2024 | |
---|---|
Уздыру урыны: |
![]() ![]() |
Җитәкчеләр | |
Ачучы |
![]() |
Нигезләү | |
Ачылу | 2024 елның 12 июне |
Ябылу | 2024 елның 23 июне |
https://bricskazan2024.games/ru | |
Спорт төрләре: 27 | |
Катнашучы спортчы: 4751 |
БРИКС илләре уеннары - 2024 — БРИКС әгъза-илләре арасында уздырыла торган халыкара спорт ярышы. Турнирның төп максаты — тигезлек, дискриминациягә юл куймау һәм спортчыларга ярышларда катнашуга тигез хокук бирү принциплары нигезендә илләр арасындагы дустанә спорт мөнәсәбәтләрен ныгыту. Россиядә 2024 елда 12—23 июнь көннәрендә уза. Ярышларны Казан ш. кабул итә.
Чараны оештыру
2023 елның 2 маенда Россия спорт министры Олег Матыцин БРИКС илләре уеннарын Россиядә уздыру тәкъдиме белән чыга[1]. Ә инде 17 майда Россия президенты Владимир Путин Хөкүмәткә ярышларны оештыру һәм уздыру буенча күрсәтмә бирә[2].
Июль аенда Олег Матыцин БРИКС уеннарының 12 — 23 июнь көннәрендә Казанда узачагын игълан итә[3]. Октябрь аенда ярышларның оештыру комитеты җыела. Аны Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм президент ярдәмчесе Игорь Левитин җитәкли.
Символикасы
Талисман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Уеннарның талисманы — леопард Бриксик. Ул 2024 елның 11 апрелендә Мәскәүдә узган «Без бергә. Спорт» форумында тәкъдим ителә[4]. Талисман риваяте буенча, аның исеме җитезлек, көч, тизлек һәм ихтыяр ныклыгын гәүдәләндерә. Бу — чын чемпионнарга хас сыйфатлар. Беренче БРИКС уеннары кебек үк, Бриксик та Азиядә туган, аннары турнир белән бергә үскән, үсеш алган[5].
Гимн[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Уеннарның официаль гимны булып Filatov & Karas төркеменең Лев Лещенко белән берлектә яздырган «Чемпион 1» җыры тора[6].
Катнашучылар
БРИКСның алдагы уеннарында БРИКС әгъза-илләре спортчылары гына чыгыш ясый. Әмма 2023 елның октябрендә Владимир Путин катнашучылар санын киңәйтергә күрсәтмә бирә[7]. Оештыру комитетында билгеләп үткәнчә, Россия, Бразилия, Кытай, Һиндстан һәм Көньяк Африка Республикасы атлетларыннан тыш, Казанга 2024 елда БРИКС әгъзалары булачак илләрдән дә спортчылар киләчәк. Бу — Мисыр, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны һәм Эфиопия. Шулай ук башка дәүләтләр дә чакырыла[8].
2024 елның 31 маенда РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко БРИКС уеннарында катнашуга заявкалар 97 илдән килүен игълан итте. Уеннарга 4700 тирәсе катнашучы көтелә, шуларның 4000нән артыгы — чит илдән[9].
Ачу тантанасы
Уеннарны ачу тантанасы 2024 елның 12 июнендә Казанда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә уза. Анда РФ Президенты ярдәмчесе Алексей Дюмин, РФ спорт министры Михаил Дегтярев, Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов, ТР дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ президенты киңәшчесе Игорь Левитин, Казан мэры Илсур Метшин катнаша[10]. Кунакларны һәм уеннарда катнашучыларны видеоэлемтә буенча Россия президенты Владимир Путин сәламли[11].
Ярыш программасы
Турнир программасы 27 спорт дисциплинасын үз эченә ала. 85 илдән килгән 4,5 меңнән артык спортчы бер-берсе белән көч сынаша. 387 комплект медаль уйнатыла[12].
Турнир программасына кергән дисциплиналар:
|
|
Программага керми калган скейтбординг, самокат спорты һәм роллер-спорт төрләре буенча ярышлар 6 — 9 июньдә BRICS Skate Cup by Grand Skate Tour кысаларында в Түбән Новгород ш. уза[13]. Ярышлар календареннән шулай ук пляж волейболы һәм пляж гандболы төрләре дә алына[14].
Медальләр зачеты
Өстәмә мәгълүмат
2024 елның февралендә Дәүләт Думасы беренче укылышта БРИКС илләре уеннары, Бөтендөнья дуслык һәм Киләчәк уеннары кебек эре халыкара ярышларда җиңүчеләргә Россия спорт югары уку йортларына имтиханнарсыз керү хокукын бирә торган закон проектын кабул итте[17].
2024 елның апрелендә Россия Спорт министрлыгы Россия спортчыларына — БРИКС илләре уеннары җиңүчеләренә һәм призерларына акчалата бүләк күләме турында хәбәр итә. Алтын медаль ияләре — 358 400 сум, көмеш медаль ияләре — 179 200 сум, бронза медаль ияләре — 107 500 сум алачак. Спортчыларның тренерлары алтын медаль өчен 171 500 сум, көмеш медаль өчен 85 500 сум, бронза медаль өчен 51 200 сум алачак[18].
2024 елның 5 июнендә ярышларны оештыру комитеты БРИКС уеннары илчеләре кандидатураларын раслады. Алар фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова һәм бокс буенча 2004 елгы уеннар җиңүчесе Александр Поветкин.[19].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ В Минспорте предложили провести Игры БРИКС на территории России . vedomosti.ru (2 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2023.
- ↑ Путин поручил представить предложения по проведению Игр БРИКС в России . vedomosti.ru (17 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2023.
- ↑ Виталий Косик. Игры БРИКС пройдут с 12 по 23 июня 2024 года в Казани . sport-express.ru (27 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2023.
- ↑ Леопард Бриксик будет талисманом Игр БРИКС в Казани (11.04.2024). 12 апрель 2024 тикшерелде.
- ↑ БРИКС Уеннарының талисманы леопард Бриксик булачак .
- ↑ Filatov & Karas и Лев Лещенко записали гимн Игр стран БРИКС . rsport.ria.ru. РИА Новости Спорт (30 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 май 2024.
- ↑ Путин поручил расширять число стран - участниц Игр БРИКС в Казани . ТАСС (19 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2023.
- ↑ На Игры стран БРИКС в Казань планируют пригласить более 70 стран . ТАСС (28 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2023.
- ↑ Участие в Играх стран БРИКС подтвердили 97 стран . rsport.ria.ru. РИА Новости Спорт (31 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июнь 2024.
- ↑ Булат Низамеев. В Казани стартовали Игры стран БРИКС-2024 . tatarstan.ru. Официальный Татарстан (12 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2024.
- ↑ Анна Сатдинова. Путин объявил Игры БРИКС в Казани открытыми . sportrbc.ru. РБК Спорт (12 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2024.
- ↑ Казанда БРИКС уеннарын ачу тантанасы узачак .
- ↑ Ирина Андреева. Экстрим-фестиваль команд стран БРИКС пройдет в Нижнем Новгороде в июне . kommersant.ru. Коммерсантъ (май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2024.
- ↑ Александр Барауля: «По последней информации от организаторов из программы Игр БРИКС исключён пляжный гандбол» . handballfast.com. Быстрый центр (23 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2024.
- ↑ [https://results.bricskazan2024.games/standings Медальләр зачёты
- ↑ БРИКС уеннарының медальләр җәдвалы
- ↑ Дума дает победителям Игр стран БРИКС право поступать в спортивные вузы без экзаменов (2024-02-21). 21 февраль 2024 тикшерелде.
- ↑ Российские спортсмены получат более ₽350 тыс. за победу на Играх БРИКС (2024-04-27). 27 апрель 2024 тикшерелде.
- ↑ Организаторы Игр БРИКС подтвердили назначение Загитовой послом . rsport.ria.ru (5 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2024.