Киләчәк уеннары 2024
Киләчәк уеннары 2024 — классик спорт һәм киберспортны берләштерә торган фиджитал форматында халыкара мультиспорт ярышлары. Беренче тапкыр 2024 елның 19 февраленнән 3 мартына кадәр Казанда уза.
Ярышлар
Спорт төрләре
Халыкара ярышлар 21 инновацион дисциплина буенча уза[1].
Алар барысы да биш категориягә бүленә:
- Спорт
- виртуаль велосипед узышы;
- фиджитал-баскетбол;
- фиджитал-BMX;
- фиджитал-узышлар;
- фиджитал-көрәш;
- фиджитал-скейтборд;
- фиджитал-футбол;
- фиджитал-хоккей.
- Фиджитал тактик ярыш
- CS2 + лазертаг;
- Standoff 2 + лазертаг;
- Warface + лазертаг.
- Стратегия
- Dota 2 + Суперфинал;
- Mobile Legends: Bang Bang + Суперфинал;
- Танклар дөньясы + Суперфинал.
- Тизлек
- уеннарны тизлеккә узу + Суперфинал.
- Технологияләр
- VR ритм-симулятор;
- Роботлар сугышы;
- Дроннар узышы;
- Кибатлетика;
- Спорт программалаштыру;
- Бию симуляторы.
Ярышта катнаша торган илләр
Уеннарда 107 илдән 2000 артык спортчы катнаша[2][3]:
Әрмәнстан җыелмасы формалаштырылган команда һәм финанслау булмау сәбәпле уеннарда катнашмый[4].
Әрмәнстаннан һәм түбәндәге ике илдән индивидуаль рәвештә спортчылар катнаша:
Турнирны оештыру
Киләчәк уеннарын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты Россия Федерациясе Спорт министрлыгы тарафыннан 2021 елның сентябрендә оештырыла, комитетны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко җитәкли[5], шулай ук оештыру комитетына Россия Федерациясе спорт министры Олег Мытицинда керә[6].
Уеннарны оештыру һәм уздыруга федераль бюджеттан 5,2 млрд сумнан артык акча бүленә[7].
Вакыйгалар хроникасы
«Киләчәк уеннары» турниры проекты беренче тапкыр 2021 елның сентябрендә Казанда «Россия — спорт державасы» форумында вице-премьер Дмитрий Чернышенко тарафыннан тәкъдим ителә[8].
2021 елның ноябрендә «Киләчәк уеннары»н уздыру урынын билгеләү буенча гариза бирү компаниясе ачыла[9], аның кысаларында 40тан артык регион турнирны кабул итәргә теләк белдерә, турнирны үткәрүгә дәгъвачылар — 19 шәһәр, гаризалар кабул итү 2022 елның июнендә тәмамлана[10].
2022 елның 16 июнендә Петербург халыкара икътисади форумында вице-премьер Дмитрий Чернышенко турнирның Казанда үтәчәге турында игълан итә[11].
2022 елның 19 декабрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «2024 елда Казан шәһәрендә "Киләчәк уеннары" халыкара мультиспорт турнирын уздыру турында» Указга кул куя.
Спорт Министрлыгының боерыгы нигендә 2023 елның 31 гыйнварыннан фиджитал-спорт рәсми рәвештә таныла һәм Бөтенроссия спорт төрләре һәм дисциплинары реестрына кертелә[12], алга таба дөньяда беренче Бөтенроссия фиджитал-спорт федерациясе төзелә[13].
2023 елның 29 апрелендә Казанда һәм Мәскәүдә «Киләчәк уеннары» башлануга 300 көн калу уңаеннан кире хисапка старт бирү тантанасы уза[14], уенда катнашучыларга видеомөрәҗәгатьне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин яздыра[15].
2023 елның 12 маенда Дәүләт Думасына «Киләчәк уеннары»н үткәрү буенча канун проекты кертелә[16].
2023 елның маенда «Синергия» университеты һәм «Киләчәк уеннары» «киберспортта менеджмент һәм спортта фиджитал» юнәлеше буенча уртак магистратура программасы эшлиячәкләр[17].
Турнир 2023 елның 20 августында Екатеринбургта Университет спорты халыкара фестивален ачу тантанасында тәкъдим ителә[18].
Уеннарны уздыра торган шәһәрне сайлау
Уеннарны уздыру хокукы өчен Россиянең түбәндәге биш шәһәре көрәшә: Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Калуга һәм Сочи. Казан шәһәренең җиңүе турында 2022 елның 16 июнендә Петербургта узган Халыкара икътисад форумында билгеле була[19][20].
Сайлау турнирлары
2022 елның сентябреннән 2023 елның декабренә кадәр ун сайлап алу турниры («Фиджитал уеннар»), шулай ук аерым дисциплиналарда берничә квалификация уздырыла[21].
Җирәбә салу
2023 елның 20 декабрендә «Россия» халыкара күргәзмә-форумында «фиджитал-скейтборд», «фиджитал-BMX», «фиджитал-көрәш», «кибатлетика» һәм «дрон узышы» дисциплиналарында жирәбә салу уза[22].
Допинг-тестлар
Киләчәк уеннарында катнашучы спортчыларга допинг-тест үткәрелми, әмма РУСАДА вәкилләре турнирда мәгълүмати максатларда катнаша[23].
Ачылу тантанасы
Киләчәк уеннарын ачу тантанасы 2024 елның 21 февралендә Казанда уза. Чарада Россия Президенты Владимир Путин[24], шулай ук Беларусия[25], Серб Республикасы[26], Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстан[27] Башлыклары катнаша. Тантананың турыдан-туры трансляциясе Беренче канал эфирында бара[28].
Уеннар ачылышында чыгыш ясаганда Россия Президенты Владимир Путин: «Киләчәк уеннары — ул сәяси конъюнктурадан, дискриминациянең төрле төрләреннән һәм икеле стандартлардан азатлык», — дип белдерә. Путин халыкара мультиспорт турнирын үткәрү зонасын карау вакытында фиджитал флорбол уйный һәм гол кертә[29].
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы уеннарны ачуга багышланган белдерүендә түбәндәге мәгълүмат бирә: «Киләчәк уеннары — спорт дөньясында яңа эраның башлануын билгели торган вакыйга. Турнир форматы спортның алга таба үсешен, фиджитал-хәрәкәткә барлык яңа катнашучыларны җәлеп итеп һәм киләчәктә төрле илләрдә ярышлар уздыруны күздә тота. Нәкъ Россия Уеннарга һәм фиджитал-хәрәкәткә нигез салган ил һәм ул мондый форматта турнир уздырган ил буларак, дөнья спорты тарихына кереп калачак[30]».
Символлар
Беренче Уеннарның талисманы МИRА — Тынычлык сәмрух кошы. Талисман 14 ноябрьдә Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форумында ярышлар башланырга 100 көн калуны бәйрәм итү тантанасында тәкъдим ителә[31].
2024 елның 22 февралендә «Киләчәк уеннары»на багышланган почта маркасы әйләнешкә чыгарыла. Анда ярышларның эмблемасы — санлы ялкын сурәтләнелә. Моннан тыш, конфертлар бастырыла[32].
Документаль сериал
Трофей
«Киләчәк уеннары»на 100 көн кала, 2023 елның 14 ноябрендә булачак турнир трофее тәкъдим ителә. Мәскәүдә «Россия» халыкара күргәзмә-форумында вице-пермьер Дмитрий Чернышенко старт биргән «"Киләчәк уеннары". Трофей юлы» автоузышы кысаларында трофей Халыкара космик станциясендә була[34]. Бу көнне «МИRА — Тынычлык сәмрух кошы» талисманы тәкъдим ителә[35].
Автомобиль кортежы Россиянең түбәндәге сигез шәһәрендә була: Түбән Новгород, Иннополис, Казан, Сембер, Самара, Сарытау, Уфа һәм Ырынбур[36]. Һәр торак пунктта трофей фиджитал-спорт белән бәйле төп чараларда, шулай ук төп мәдәни һәм тарихи урыннарда куела.
2023 елның 1 декабрендә «Киләчәк уеннары» трофее «Союз-2.1а» космик ракетасында «Прогресс МС-25» космик йөк машинасы белән Җир орбитасына оча. Проект җитәкчесе Игорь Столяров трофейны космоска җибәрү Россия спорт индустриясенең яңа дәрәҗәгә чыгуын символлаштыра дип белдерә[37].
Халыкара космик станциядә безнең трофей космик энергия белән тулыланачак. Аның космоска очуы безнең проектның киләчәккә омтылышын символлаштыра. Без баштан ук үз алдыбызга амбициоз максатлар куйдык һәм ирешелгәннәрдә тукталып калмаячакбыз.
Өстәмә мәгълүмат
2024 елның февралендә Дәүләт Думасы беренче укылышта «БРИКС илләре спорт уеннары», «Бөтендөнья дуслык уеннары», «Киләчәк уеннары» кебек халыкара ярышларда җиңүчеләргә Россия спорт югары уку йортларына имтиханнарсыз укырга керү хокукын бирә торган канун проектын кабул итә [38].
2024 елның 21 февралендә Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Владимир Путин белән очрашуда киләсе «Киләчәк уеннары»н 2025 елда Казахстанда кабул итәргә тәкъдим итә. Уеннарның ачылу тантанасында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мизиёев 2026 елда үз иленең «Киләчәк уеннары» турнирын кабул итәргә риза булуын белдерә[39].
21-28 февраль көннәрендә Казанда ярышларда 100 мең тамашачы катнаша, 100 меңенче кунак Екатерина Нәбиуллинага оештыручылар Роскосмос белән берлектә 2024 елда ракета очыртуны күзәтү өчен «Көнчыгыш» космодромына килергә чакыру билеты тапшыралар[40].
Искәрмәләр
- ↑ Екатерина Бредина. «Гармония интеллекта и физического совершенства»: до старта первых в истории Игр Будущего осталось 100 дней (рус.). russian.rt.com. RT (15 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2023.
- ↑ Участие в Играх Будущего подтвердили 277 команд из 107 стран (рус.). championat.com. Чемпионат (30 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2024.
- ↑ Китай подтвердил участие своих спортсменов в Играх будущего в России (рус.). rsport.ria.ru. РИА Новости Спорт (8 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2024.
- ↑ Армения не будет участвовать в Играх будущего в Казани (2024-02-16). 16 февраль 2024 тикшерелде.
- ↑ Чернышенко заявил о создании оргкомитета по проведению «Игр будущего» в России - ТАСС. TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2023.
- ↑ Организационный комитет по подготовке и проведению в 2023 году в Российской Федерации проекта «Игры будущего» - Правительство России. government.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2023.
- ↑ Татьяна Ренкова. Федеральный бюджет выделит на «Игры будущего» в Казани свыше ₽5,2 млрд (рус.). rt.rbc.ru. РБК (20 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2023.
- ↑ Чернышенко открыл заявочную кампанию "Игр будущего" - ТАСС. TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2023.
- ↑ В России выберут город, который станет организатором первых в истории «Игр будущего». Новости. Первый канал (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2023.
- ↑ Город-организатор первых «Игр Будущего» будет определен в рамках ПМЭФ [неопр.]. matchtv (26 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2023.
- ↑ Казань примет первые в истории «Игры будущего» (рус.). БИЗНЕС Online (16 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2023.
- ↑ Фиджитал-спорт признали официальным видом спорта в России. TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2023.
- ↑ В России создадут федерацию фиджитал-спорта - ТАСС. TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2023.
- ↑ В Казани и Москве запустят обратный отсчет 300 дней до «Игр будущего» [неопр.]. Новости Татарстана и Казани - Татар-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2023.
- ↑ Путин: «Игры будущего» – уникальный турнир, которого еще никто не проводил. Мир24 (29 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2023.
- ↑ Законопроект об инновационных видах спорта и проведении турнира «Игры будущего» (рус.). www.sportsdaily.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2023.
- ↑ В России откроют первую магистратуру по подготовке управленцев в сфере фиджитал-спорта - CNews (рус.). CNews.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2023.
- ↑ Презентация "Игр будущего" прошла в рамках церемонии открытия фестиваля в Екатеринбурге. TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2023.
- ↑ Минспорта и Татарстан подписали соглашение по организации "Игр будущего" (рус.). ria.ru. РИА Новости (17 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2023.
- ↑ Рустам Имамов. В Казани готовят «Игры Будущего». Основная информация про новый турнир по фиджитал-спорту (рус.). sport-express.ru. Спорт-Экспресс (29 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2023.
- ↑ Открытая квалификация на Игры Будущего завершена
- ↑ В Москве состоялась жеребьевка «Игр будущего» (рус.). tass.ru. ТАСС (20 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2023.
- ↑ На Играх будущего в Казани не будет тестирования на допинг (2024-02-16). 16 февраль 2024 тикшерелде.
- ↑ Путин поприветствовал участников церемонии открытия "Игр Будущего" (20240221T1531). 21 февраль 2024 тикшерелде.
- ↑ Владимир Путин прибыл в Казань на открытие «Игр Будущего» (рус.). 1tv.ru (21 февраль 2024).
- ↑ Путин встретился с президентом Республики Сербской Милорадом Додиком (рус.). regnum.ru (21 февраль 2024).
- ↑ На открытие Игр Будущего ждут президентов Казахстана, Белоруссии и России. РБК (20 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2024.
- ↑ Первый канал покажет грандиозную церемонию открытия «Игр Будущего» в Казани. Первый канал (19 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2024.
- ↑ Путин на полях Игр будущего сыграл в фиджитал флорбол и забил гол. 21 февраль 2024 тикшерелде.
- ↑ МИД РФ: Игры будущего демонстрируют развитие Россией спорта на деполитизированной основе. 21 февраль 2024 тикшерелде.
- ↑ Жар-птица Мира стала талисманом первых «Игр будущего» (рус.). iz.ru. Известия (14 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2023.
- ↑ Посвященная Играм будущего марка выпущена в почтовое обращение (2024-02-22). 22 февраль 2024 тикшерелде.
- ↑ Okko в феврале покажет документальный сериал про Игры будущего. ТАСС (2 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2024.
- ↑ Чернышенко дал старт автопробегу «Игры будущего». Путь трофея". TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2023.
- ↑ Талисманом первых Игр Будущего станет жар-птица МИRА (рус.). RT на русском. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2023.
- ↑ Трофей Игр Будущего добрался до Оренбурга
- ↑ Трофей «Игр Будущего» отправился в космос. «Национальные проекты» (1 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2023.
- ↑ Дума дает победителям Игр стран БРИКС право поступать в спортивные вузы без экзаменов (2024-02-21). 21 февраль 2024 тикшерелде.
- ↑ Узбекистан намерен принять Игры будущего в 2026 году. 21 февраль 2024 тикшерелде.
- ↑ Стотысячная посетительница Игр будущего получила приглашение на космодром (20240228T1745). 28 февраль 2024 тикшерелде.
Сылтамалар
- Киләчәк уеннары рәсми сайты
- Киләчәк уеннары Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе сайты