Милли көрәш
![]() | |
---|---|
![]() |
Милли татар көрәшенең тарихы һәм кагыйдәләре |
Көрәш, милли көрәш, билбау көрәше (баш. Көрәш, чуаш. Кӗрешӳ, төр. Güreş, үзб. Kurash) — төрки халыкларның милли спорт төре. Татар-башкортларда, чуашларда Сабан туе, Җыен һәм Акатуй бәйрәмнәренең мөһим элементы булып тора.
Тарихы
Көрәш — иң борынгы спорт төрләреннән берсе. Барлыкка килү һәм үсеш тарихы борынгы чорларга карый. Географик яктан төрки халыклар бөтен Евразиянең дүрттән бер өлешен биләгән гаять зур җирлекләргә тарала. Төркиләрнең иң борынгы туган җирләре — Үзәк Азия, «Төрки» этнонимының беренче телгә алынуы безнең эрага кадәр VI гасырга карый. Төркиләр — төрки халыкларның этнотел төркеменең гомумиләштерелгән атамасы, тарихи яктан бердәм этнос булып саналмыйлар, шулай да катлаулы этногенез узгач, алар үзләренә лингвомәдәни һәм дини-мәдәни гореф-гадәтләр, йолалар һәм бәйрәмнәр системаларын туплыйлар[1].
Безнең эрага кадәр IX гасырга кадәр Кырымда, Кавказда, Урта Азиядә яшәгән халык көрәшне традицион бәйрәмнәр, йолалар кебек зур иҗтимагый чаралар вакытында күңел ачу һәм ял итү төре буларак кулланалар.
Идел буе Болгарына килгән гарәп сәяхәтчеләре — Әхмәд Ибн Фадлан, 922 елда Аббасид хәлифе Әл-Мөктадир Илчелегенең сәркатибе сыйфатында һәм 1131 елда Абу Хәмид әл-Гарнатый, төрле бәйрәмнәр һәм йолалар вакытында ярыша торган пахлеван көрәшчеләре (баһадирлар) турында үз язмаларын калдыралар[1].
Билбау көрәше бөек шагыйрь Йосыф Баласагуниның XI гасырда язылган борынгы төрки әдәби истәлеге «Котадгу билиг»тә («Бәхетле булу фәне») телгә алына. Рус теленә әйтем түбәндәгечә тәрҗемә ителә: «дуслашырга мөмкин булса — дуслаш, булмаса — киемеңне ки һәм билбавыңа тотынып көрәш». Төрки халыкларның халык авыз иҗатында, аерым алганда, «Алпамыш», «Идегәй» героик эпосларында, шулай ук көрәш мотивлары очрый[1].
Көрәш ярышлары төрки халыкларның милли һәм халык күңел ачуларын бәйрәм итү белән тыгыз бәйләнгән. Бу бәйрәмнәр — Нәүрүз (язгы игенчелек бәйрәме), Сабан туе (язгы кыр эшләренең тәмамлануын символлаштырган бәйрәм). Алар төрле күңел ачуларга бай бәйрәмнәр, әмма төп урынны көрәш ярышы алып тора. Сабан туенда иң кульминацион мизгел батырны билгеләү һәм аңа төп бүләк итеп тәкә тапшыру. Тикшеренүләр буенча, төркиләрнең бабалары Алтайда, тау тәкәләре яши торган урында яши. Татарларның ата-бабалары Тәңречелек тарафдарлары булганнар, бу чиста мәҗүсилек түгел, ә монотеистик ышану, чөнки аңарда бар нәрсәне күрә торган күк йөзе идеясе — Тәңре бар. Тәңречелектә тауны, җирдә илаһилыкка иң якын нокта буларак, димәк, тау тәкәсен илаһи зат буларак хөрмәт итү киң тарала. Батыр иңбашына сарык тәкәсен күтәргән мизгелдә ул община алдында Аллага тиң кешегә әверелә. Сабан туеның барлык мифологик һәм социаль мотивлары җилкәсенә сарык салган ир-ат кыяфәтендә йомыла. Сүз уңаеннан, этнографлар татар орнаментында да сарык культы эзләрен күрәләр, аның киң таралган мотивы булып мөгезсыман бөтерелгән чәчәкләр һәм үсемлекләр тора.
Көрәшнең үткәне һәм заманчалыгы
Вакыт узу белән һәр төбәктә ярышлар үткәрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә. Әмма нигез һәм тайпылышсыз шарт барлык халыкларда да кала — билбау (пояс) булу. Урта Азиядә дә, шулай ук Россия төбәкләрендә дә, Аурупада да көрәшкәндә билбау кулланалар.
1928 елның июлендә Казанда автономияле республикалар һәм крайлар Спартакиадасы кысаларында көрәш буенча беренче рәсми ярыш уздырыла, инде шул елның августында көрәш буенча Бөтенсоюз спартакиадасы үтә.
1940 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (алга таба ТАССР) оешуның 20 еллыгы уңаеннан Казан шәһәрендә көрәш буенча I республика чемпионаты уздырыла.
50 нче еллар азагында — 60 нчы еллар башында республикада көрәш үсеше белән классик (грек-рим) һәм ирекле көрәшне, шулай ук самбоны берләштергән федерация шөгыльләнә. 1959 елдан башлап ТАССР чемпионатларын һәм беренчелекләрен даими уздыру яңадан башлана.
1960 елда Казан шәһәре көрәш буенча Россия Совет Федератив Социалистик Республика чемпионатын һәм беренчелеген (1991 елдан — рәсми булмаган Россия чемпионатлары һәм беренчелекләре) уздыру хокукына ия була. Шул вакыттан бирле әлеге ярышлар ел саен Казанда һәм Россия Федерациясенең башка шәһәрләрендә дә уздырыла.
Ярышларның 1945, 1958, 1961, 1971, 1985, 1997, 2005 елларда чыгарылган кагыйдәләре бар, шулай ук көрәшкә өйрәтү максатыннан язылган методик әсбаплар һәм дәреслекләр бар.
1961 елдан «Милли төрләр буенча РСФСР спорт остасы» исеме бирелә башлый. 1968 елның 5 декабрендә республикада «Көрәш» татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе оештырыла.
2005 елның 15 апрелендә Россия көрәш федерациясе оешу көрәшне үстерүдә зур адым булып тора. Федерация Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдиме белән, Россия Федерациясенең 57 субъектыннан делегатлар катнашында оештыру конференциясе карары белән төзелә. Ул Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында 2006 елның 19 гыйнварында теркәлә.
2010 елда Россия Федерациясе Спорт министрлыгының 2010 елның 26 июле боерыгы нигезендә көрәш спорт төре буларак таныла һәм спортның милли төре буларак Бөтенроссия спорт төрләре реестрының өченче бүлегенә кертелә.
Кагыйдәләре һәм принциплары
Алым — көрәшченең максатчан һөҗүм итү гамәле, аны үткәргәндә көндәш келәмнән аерыла һәм бу гамәл нәтиҗәсендә келәмдә билгеле бер хәлдә кала. Мәсәлән, төрле вариантларда күкрәк аша бөгелеп ыргытулар (шул исәптән көндәшнең сул яисә уң аягы артына атлап), аркага чыгарып ыргытулар һәм башкалар. Көндәшне келәмнән аермыйча үткәрелгән алымнар (мәсәлән, аудару, бәреп төшерү) бәяләнми.
Көрәшнең төп принциплары:
- көрәшчеләр билбау (сөлге) ярдәмендә техник хәрәкәтләр (көрәш алымнары) башкаралар;
- билбауның бер ягы көрәшченең учына махсус рәвештә урала, икенче ягы йодрыкка терәлә[1].
Көрәштә аяк ярдәмендә чалу, аяк белән эләктерү тулысынча тыела, әмма аяк ярдәмендә ыргыту рөхсәт ителә. Хөкемдарлар өчәү, берсе — көрәш келәмендә, икесе — келәме читтә. Келәмдәге хөкемдар көрәшчеләргә үткәрелгән алымнар өчен баллар яза, кисәтүләр ясый һәм карар чыгара. Келәмнән читтә торган ике хөкемдарлар балларны саный һәм кагыйдә бозуларны күзәтә.
Уңайлы булсын өчен көрәшчеләр билбау рдәмендә көрәшергә тиеш. Көрәшнең нигезе безнең көннәргә кадәр сакланган — ул көндәшне калак сөягенә ыргыту. Моның өчен физик көчкә генә түгел, көрәш техникасын да яхшы белергә кирәк. Кулларны, аякларны һәм гәүдәне кую — еллар буе өйрәнелә торган күнекмәләр.
Билбаулы көрәшнең башка көрәш төрләреннән төп аермасы — спортчыларның бер-берсе белән билбау ярдәмендә көрәшүләре.
Эләктерү дигәндә шуны аңларга кирәк: көндәшләр, билбауларын уң кул чукларына урап, бер-берсенә каршы торалар, билбауның кыска өлешен озын өлеш астына кертеп, соңгысын бармаклары белән кысып куялар. Шуннан соң билбауның озын өлеше көндәшнең биленә куела һәм икенче кулы белән белән байның икенче ягы тотыла. Бер көрәшченең куллары көндәшенең иңбашы аша үтә, икенчесене кул астларыннан.
Көрәштә көндәшне басып торудан ятып торуга күчерерлек барлык хәрәкәтләр рөхсәт ителә. Әмма барысы өчен дә мәҗбүри бер шарт бар — көрәшчеләр билбауны ычкындырырга тиеш түгел. Үз көндәшен аркасына ыргыткан катнашучы җиңү яулый.
Билбау көрәше кагыйдәләре буенча, ярышларда катнашу өчен теләгән һәркем башта хөкемдарга барып язылырга тиеш. Ризалык бирелгәч, катнашучыларның үлчәү категориясен билгелиләр һәм көрәшчеләр үлчәү категориясе буенча бүленә. Һәр категориядә парлар ясала. Жирәбә буенча һәр пар көрәшенең чиратлылыгы билгеләнә.
Көрәш олимпия системасы охшаш: оттыручы ярыштан чыга.
Көрәшне 5-6 яшьлек малайлар, кайвакыт ике олы яшьтәге кеше башлый. Аннан соң чиратлашып өлкәнрәк малайлар, яшүсмерләр, урта яшьтәге ирләр көрәшә. Көрәш көрәшчеләрнең берсе җиңелгәнче дәвам итә. Берничә уңышлы көрәштән соң җиңүче иң көчле көрәшче — батыр исеменә дәгъвачы була. Мондый дәгъвачылар берничә кеше җыела, аларның үзара көрәше ярышларның кульминацион моментына әверелә. Бәйгедә җиңүчене «Сабан туе батыры» исеменә лаек була, аңа иң кыйммәтле бүләк — тере тәкә бирелә. Безнең көннәрдә бу традицион бүләккә яңа автомобиль дә кушылырга мөмкин.
Искәрмәләр
Әдәбият
- Татарский энциклопедический словарь (на татарском языке) / Гл. ред. М. Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. – 382 с.
- Шәрәфетдинов, Дамир Рауф улы. Сабан туе - халыкның яшәеше : Фәнни-популяр очерк / Д.Шәрәфетдинов. — Казан : Гасырлар авазы, 1997. — 312 б.
Сылтамалар
- «Сабантуй» газетасы 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Татарская национальная борьба Көрәш (Кореш) 2024 елның 24 октябрь көнендә архивланган.