Сабирҗан Шакиров
Сабирҗан Хәким улы Шакиров (рус. Шакиров Сабирзян Хакимович, 1938 елның 22 мае — 2013 елның 26 ноябре) — көрәшче, укытучы.
Тәрҗемәи хәле
Саба районының Олы Шыңар авылында туа.
Өченче курска кадәр Казан (Идел буе) федераль университетының механика-математика бүлегендә укый, аннан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының физика-математика факультетына күчә.
Хезмәт юлы
Курсабаш, Орымширмә авыллары мәктәпләрендә физкультура укыта.
1966—1976 елларда Түбән Шытсу сигезьеллык мәктәбендә директор булып эшли.
Җитмешенче еллар урталарында гаиләсе белән Казанга күченә, иң элек хәрби заводның ашханәсендә, соңрак Киров районы медицина аппаратлары заводы ашханәсендә мөдир вазифасын башкара.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
1965, 1966, 1968, 1969, 1973, 1974, 1975, 1977, 1978 — Татарстан Сабантуйлары батыры. Берничә тапкыр Казанның Ленин (хәзерге Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары җирлеге), Авиатөзелеш районнары Сабан туеның баш батыры.
1968 — герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләккә үткәрелгән ярышларда җиңүче.
1972, 1976 — Татарстан чемпионы.
1974 — Россия Совет Федератив Социалистик Республика чемпионы.
1977, 1978, 1979 — Казан шәһәренең баш батыры.
2008 — Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты[1].
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
- Татарстан чемпионнары: көрәш буенча Татарстан чемпионатларында җиңүчеләр (1959—2023 еллар). — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.