Раил Сәлахетдинов

Раил Ринат улы Сәлахетдинов (рус. Раиль Ринатович Салахутдинов; 1999 елның 30 июле, Чиләбе өлкәсе, Россия Федерациясе) — спортчы (көрәшче). Россия спорт остасы. Дөнья чемпионы.

Тәрҗемәи хәле

Чиләбе өлкәсендә туа, Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә яши.

Нократ Аланының 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укый.

Казан дәүләт аграр университетына укырга керә. Уку дәверендә көрәш белән шөгыльләнә. Тренерлары — Илсур Нәҗмиев һәм Җәүдәт Хөсәенов[1].

Көрәштә җиңүләре

2018 елда Казанда узган Татарстан чемпионатында II урын.

2019 елда Киров өлкәсе Нократ Аланы районының Иске Пенәгәр авылы Сабан туе батыры[2].

2020 елның 17-19 март көннәрендә Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, Көрәш федерациясе, «Социалистик Татарстан» газеты белән берлектә герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә үткәрелгән ярышта чемпион кала[3].

2021 елның, июне — Кукмара районы Сабан туенда I урын[4].

2022 елда көрәшче Саба районының Миңгәр авылы Сабан туенда уздырылган Дөнья чемпионатында җиңү яулый[5].

2023 елда билбау көрәше буенча Россия чемпионатында җиңүче[6].

2023 елның 18 гыйнварында Казан дәүләт аграр университетында уку йортларында укучы студентлар арасында узган көрәш буенча бәйгедә I урынны ала[7].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Россия спорт остасы.

Көрәш буенча ике тапкыр дөнья чемпионы[8].

Искәрмәләр

  1. ↑ Энҗе Габдуллина. Көрәшче Раил Сәлахетдинов: «Кычкырмасам, көрәшә алмыйм». intertat.tatar (13 декабрь 2021).
  2. ↑ Шәмсия Хәлимова. Иске Пенәгәр сабантуе яңгырдан курыкмый. Бөтендөнья татар конгрессы (22 август 2019).
  3. ↑ Раил – чемпион! «Дуслык» Киров өлкәсе атналык газеты (3 апрель 2022).
  4. ↑ Кукмара районында быелгы Сабантуй батырларының исемнәре билгеле. Кукмара муниципаль районы (18 июнь 2021).
  5. ↑ Көрәш буенча дөнья чемпионаты җиңүчеләре билгеле. Шәһри Казан (26 июнь 2022).
  6. ↑ Салават Хасанов. «Когда побеждаешь здесь, как будто мировой турнир выиграл!»: как прошел чемпионат России по корэш. news.myseldon (2 май 2023).
  7. ↑ Энҗе Габдуллина. Уку йортлары арасында көрәш турниры җиңүчеләре билгеле. tatar-inform.tatar (18 гыйнвар 2023).
  8. ↑ Раиль, чемпион, Раиль, чемпион!!! «Дуслык» Киров өлкәсе атналык газеты (29 июнь 2023).

Тема буенча өстәмә