Эмиль Мәүлин
Эмиль Марсель улы Мәүлин (рус. Эмиль Марселевич Мавлин,) — көрәшче. Дөнья һәм Россия чемпионы. Россиянең спорт остасы.
Тәрҗемәи хәле
Теләче районы, Шәтке авылында туа. Туган авылы мәктәбендә укый.
Беренче тапкыр көрәш белән беренче сыйныфта укыганда шөгыльләнә башлый, тренер Райнур Шәмсетдинов җитәкләгән көрәш түгәрәгенә йөри. Көрәш белән җитди итеп, сигезенче сыйныфта укыганда кызыксына башлый. Соңрак милли көрәш белән Теләче спорт мәктәбендә шөгыльләнә[1]. 2019 елда Шәдке урта мәктәбен тәмамлап, Идел буе (Казан) физик культура, спорт һәм туризм академиясенә укырга керә[1]. Югары уку йортында уку дәверендә тренер Фирзәр Сәгыйть улы Гыйниятуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә[2].
Көрәштә җиңүләре
2016 ел, 26 декабрь — Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының спорт остасы, Сабантуйлар батыры, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Фоат Шәйдуллин бүләгенә татарча көрәш буенча район беренчелегенә үткәрелгән бәйгедә чемпион[3].
2017 ел, 14 апрель — Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының спорт остасы Сәгыйть Гыйниятуллин бүләгенә үткәрелгән бәйге җиңүчесе[4].
2018 ел, 22-24 март — Мамадыш районының Түбән Ошма авылында Татарстан Республикасы беренчелегенә узган урышта III урын[5].
2019 ел, 8 февраль — Теләче районының Олы Мәтәскә авылында сугышчы-интернационалист Миңнегали Ногуманов истәлегенә һәм совет гаскәрләрен Әфганстан территориясеннән чыгаруның 30 еллыгына багышланган көрәш буенча Теләче муниципаль районы беренчелегендә I урын[6].
2019 ел, июнь — Теләче һәм туган авылы Сабан туенда абсолют батыр[1].
2019 ел, ноябрь — Биектауда Татарстан Республикасы чемпионы, Атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә милли көрәш буенча уздырылган V республика турнирында II урын[7].
2019 ел — «Ватаным Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә Мамадышта узган ярышта I урын[8].
| Республика ярышларында ике әйләнештән соң төшеп кала идем. Әмма быел бәхет миңа да елмайды. Һич мактану булып кабул ителмәсен, әзерлегем дә яхшы иде. Район, республикакүләм ярышларга караганда, ил, дөнья беренчелегендә көрәшү җиңелрәк. Россия чемпионатында Башкортстан егете белән көрәшергә туры килде. Күрше республикада спортның милли көрәш төре бик алга киткән. Шуңа күрә ярышларда әлеге республика егетләре безгә җитди көндәшлек тудыралар, – дип искә ала көрәшче[1].
|
2021 ел, март — Көрәш буенча Татарстан Республикасы югары уку йортлары спартакиадасында җиңүче[9].
2022 ел, 22 май — Казан дәүләт аграр университетының 100 еллыгына багышланган милли көрәш буенча республика ярышында I урын[10].
2023 ел, 18 февраль — «Ватаным Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә Казан «Ак Барс» көрәш сараенда узган бәйгедә I урын[11].
2023 ел, 30 апрель — Казан шәһәренең «Ак Барс» көрәш сараенда билбау көрәше буенча Россия чемпионатында III урын[12].
2023 ел, 26 июнь — Саба районының Миңгәр авылы Сабан туенда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатында җиңү яулый, чемпион[13].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Көрәш буенча Россия һәм дөнья чемпионы Эмиль Мәүлин: «Республикакүләм ярышларга караганда, ил, дөнья беренчелегендә көрәшү җиңелрәк»
- ↑ «Теләче» спорт мәктәбе укучысы Эмиль Мәүлин 12 көндәше арасында чемпион исеменә лаек булды.
- ↑ Теләчедә көрәшче һәм төзүче Фоат Шәйдуллин хөрмәтенә дан әләме күтәрелде
- ↑ Теләчедә РСФСРның спорт остасы Сәгыйть Гыйниятуллин призына көрәш ярышы узды
- ↑ Первенство РТ по борьбе на поясах среди юношей и девушек 2001 −2003 г.р.
- ↑ В Тюлячах прошел турнир по борьбе кореш памяти воина-интернационалиста
- ↑ Результаты V Республиканского турнира по борьбе «Корэш»
- ↑ Теләче чемпионына — машина!
- ↑ Спартакиада вузов РТ по борҗбе корэш: семь медалей и победа в общекомандном зачете
- ↑ [https://kazgau.ru/news/%D0%BF%D0%BE%D0%B1%D0%B5%D0%B4%D0%B0-%D0%B2-%D1%80%D0%B5%D1%81%D0%BF%D1%83%D0%B1%D0%BB%D0%B8%D0%BA%D0%B0%D0%BD%D1%81%D0%BA%D0%B8%D1%85-%D1%81%D0%BE%D1%80%D0%B5%D0%B2%D0%BD%D0%BE%D0%B2%D0%B0%D0%BD/ Победа в республиканских соревнованиях по национальной борьбе корэш
- ↑ Безнекеләр — өченче
- ↑ Билбау көрәше буенча Россия чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде
- ↑ 1 2 Миңгәрдә билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты үткәрелде
- ↑ Приказ о присвоении спортивного звания «Мастер спорта России»
- ↑ Приказ Министерства спорта Российской Федерации № 12-нг от 27 февраля 2020 г. "О присвоении спортивного звания «Мастер спорта России»
Сылтамалар
- Илдарханов, И. Г. Саба ягы көрәше / И. Г. Илдарханов. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.