Азат Шәйхетдинов
Азат Рамазан улы Шәйхетдинов (рус. Азат Рамазанович Шайхутдинов; 1 май 1968, Олы Шыңар, Саба районы, ТАССР[d], СССР) — спортчы (көрәшче). Билбаулы көрәш буенча Татарстан Республикасының спорт остасы (1996). Татарстанның һәм Россиянең күптапкырлы чемпионы, ветераннар арасындагы бәйгеләр җиңүчесе.
Тәрҗемәи хәле
1968 елның 1 маенда ТАССРның Саба районы, Олы Шыңар авылында туа.
2008 елда Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлый.
Туган авылында Рөстәм Кәлимуллин оештырган көрәш түгәрәгендә шөгыльләнә.
Казан медицина училищесында укый. Уку дәверендә Казанның Идел буе районындагы 87 нче мәктәпкә көрәш түгәрәгенә йөри. Анда көрәшчеләрне мәктәпнең физкультура укытучысы, түгәрәк җитәкчесе Җәүдәт Хөсәенов әзерли.
Хезмәт юлы
Азат Шәйхетдинов – Теләче муниципаль районының балалар сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге директоры.
Көрәштә җиңүләре
1990 eл, март — Саба районы кышкы Сабан туенда I урын.
1990,1994 eллар, ноябрь — район бepенчeлeгeндә — «Cаба таннары» газеты бүләгенә үткәрелгән ярышларда I урын, 1993 елда III урын.
1992 eл, мapт — Caбa районы беренчелегенә уздырылган бәйгедә II урын.
1994, 1995 еллар, апрель — Казан чемпионатында I урын, 1996 елда II урын.
1994 ел, ноябрь; 1997 ел — Татарстан чемпионатында II урын, 1996, 1999 елларда I урын.
1995 eл, июль — Петровскийдагы «Питpау бәйрәме» көрәшендә I урын.
1996 eл, aвгycт — Taтapcтaн Рecпyбликасы көне уңаеннан Казандагы үзәк стадионда үткән фестивальдә I урын, 1997 елда IV урын, 1999 елда II урын.
1997 eл, март — Казанның Авиатөзелеш районы беренчелегенә ачык ярышта III урын, 2003 елда II урын.
1997, 1999 ел, октябрь-ноябрь — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләкләренә уздырылган ярышта I урын, 1998 һәм 2001 елларда III урын, 2002 елда II урын.
1997, 2000, 2003, 2007 елларда — Теләче районында уздырылган, Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы Наил Хәмидуллин исемендәге бәйгедә I урын, 2008 елда — II урын.
1998 ел, февраль — «Ватаным Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә Чистайда уздырылган бәйгедә II урын, Балтачта үткәрелгән ярышта I урын, 2008 елда Чаллыда IV урын.
1999 ел, декабрь — Уфада узган Россия чемпионатында I урын.
2000 ел, март — Социалистик Хезмәт Герое Камил Шакиров истәлегенә Кукмара районы Зур Сәрдек авылында үткәрелгән ярышта II урын, 2002, 2004 елларда — III урын.
2000, 2001, 2002 еллар, гыйнвар; 2004 елда — Теләче районы беренчелегенә ярышта I урын.
2001 ел, декабрь — Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы Әсхәт Гайфуллинга 60 яшь тулу хөрмәтенә Олы Шыңар авылында үткәрелгән ярышта I урын.
2002 ел, апрель — танылган көрәшче Фоат Козырев исемендәге бүләккә Буада үткән ярышта I урын, 2004 елда III урын.
2002 ел, июль; 2004 ел — Республика мәгариф хезмәткәрләренең «Аргамак» спорт уеннарында II урын.
2002, 2008 еллар, октябрь — Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы Рафаил Сафиуллин истәлегенә Питрәчтә узган ярышта III урын, 2003 елда II урын.
2003 ел, март — Казанның Авиатөзелеш районы беренчелегенә ачык ярышта II урын.
2005 ел, гыйнвар — Саба районы хакимияте бүләгенә уздырылган ярышта III урын, 2007 елда I урын.
2007 ел, апрель — Баулы районы хакимияте бүләгенә үткәрелгән ярышта II урын.
2016 ел, февраль — Ветеран көрәшчеләр арасында Биектауда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узган республикакүләм көрәш ярышында җиңүче[1].
2020 ел — «Ватаным Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә Биектауда узган ярышта I урын.
| 2000 елда Балтачта узган ярышта Теләче командасы уникенче урынны алды. Мин анда үз авырлыгымда чемпион булдым.
Ә 1998 елда Чистайда узган турнирда гаҗәеп хәл булды. Мине җиңүче дип танып, бүләкләр тапшырып озаттылар. Ләкин Казанга кайткач, финал алышын кабат тикшергәннәр һәм батыр итеп Биектау егете Данис Сәлахетдиновны игълан иткәннәр. Шул чакта югалткан алтын медальне, 22 ел узгач, ветераннар арасында яуларга насыйп булган икән. Әлегә келәмнән ерак киткәнем юк. Узган ел туган авылым – Саба районы, Шыңар авылында узган Сабан туенда батыр калдым. Җәлил турнирына да егетләр белән бергә әзерләндек. Яшьләр арасына чыксам, бер-ике егетне отар идем[2].Азат Шәйхетдинов
|
2021 ел — Теләче Сабан туенда узган көрәш ярышында III урын[3].
2022 ел — Мамадыш районы Җөри авылының «Тырлау» аланында узган «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме кысаларында ветераннар арасында үткәрелгән көрәш ярышында II урын[4].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының спорт остасы (1997) — милли көрәш буенча[5];
- Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре (2018).
Искәрмәләр
- ↑ Теләче чемпион
- ↑ «Ватаным Татарстан» уздырган көрәш бәйгесендә катнашучы: «Югалткан алтын медальне 22 ел узгач яуларга насыйп булган икән»
- ↑ Сабантуй бәйрәмендә узган көрәш нәтиҗәләре
- ↑ Питраудагы көрәш җиңүчеләре билгеле: алар арасында көрәш ветераннары да бар
- ↑ Электронное образование Республики Татарстан. edu.tatar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2026.
Сылтамалар
- Илдарханов, И. Г. Саба ягы көрәше / И. Г. Илдарханов. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.