Камил Шакиров
Камил Фаяз улы Шакиров (рус. Камиль Фаязович Шакиров; 10 апрель 1931, Зур Сәрдек, Татарстан АССР — 10 сентябрь 1983, Зур Сәрдек, Татарстан АССР) — совет авыл хуҗалыгы хезмәткәре, колхоз рәисе, Социалистик Хезмәт Герое (1966).
Тормыш юлы
1931 елның 10 апрелендә Кукмара районының Зур Сәрдек авылында туган. Грозный шәһәрендәге 2 нче фабрика-завод белеме бирү мәктәбен (1949), Ленинградтагы төзелеш мастерлары мәктәбен (1951) тәмамлый. 1966 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый[1][2].
Бөек Ватан сугышы вакытында, 1944 елның маеннан, 1 нче Балтыйк буе фронтының РГК 1275 нче зенит артиллерия полкы составында полк улы (тәрбияләнүчесе) булып хезмәт итә (1944—1946)[3].
Хезмәт эшчәнлеге
Хезмәт эшчәнлеген 1946 елда Кукмара районының Сталин исемендәге колхозында башлый.
1949—1950 елларда Грозный шәһәрендә «Грознонефтезаводстрой» системасында ташчы булып эшли. 1950—1951 елларда Ленинградта төзелеш мастерлары мәктәбендә белем ала.
1951 елда Казанда ФЗӨ мәктәбенең производствога өйрәтү мастеры булып эшли. 1951—1953 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1953—1954 елларда Яшел Үзәндә 2 нче ФЗӨ мәктәбенең производствога өйрәтү мастеры була. 1954—1958 елларда Кукмара районының Яңил авылында ташчы һәм районның төзелеш оешмасында ташчылар бригадиры булып эшли[4][1][3].
1959 елдан авыл хуҗалыгында эшли: Кукмара районының Янил МТСында слесарь, аннары Сталин исемендәге (соңрак Партиянең егерме икенче съезды исемендәге) һәм Зур Сардек авылындагы «Коммунизмга» колхозлары рәисе. 1981—1983 елларда Чура авылындагы «Ильич васыятьләре» (рус. «Заветы Ильича») колхозы рәисе була[1][3].
Ул «Коммунизмга» колхозы белән җитәкчелек иткән чорда (1959—1980) хуҗалык бәрәңге үстерү буенча республикада алдынгылар рәтендә була: бәрәңгенең тулаем җыемы 9 мең тоннага, сату — 5 мең тоннага, уңышлылыгы — 230 ц/га кадәр җитә. Иген культураларының уңышы 4,6 дан 23,6 ц/га кадәр арта, ә бер сыердан савып алынган еллык уртача сөт күләме 1947 дән 2871 кг га кадәр үсә. Күрсәткечләр җитештерүне рациональ оештыру һәм техниканы нәтиҗәле куллану ярдәмендә күтәрелә[4].
СССР Югары Советының VII чакырылыш депутаты (1966—1970)[5]. Шулай ук авыл һәм район Советлары депутаты итеп сайлана, КПССның XXIII съезды делегаты була.
1983 елның 10 сентябрендә вафат була, Зур Сардек авылында җирләнә[6].
Хәтер
Бүләкләре
- «Батырлык өчен» медале (1945)[3];
- «Кёнигсбергны алган өчен» медале (1945)[6];
- Социалистик Хезмәт Герое (1966 елның 23 июне) — иген һәм азык культуралары җитештерүне һәм әзерләүне арттыруда ирешкән уңышлары һәм авыл хуҗалыгы техникасын нәтиҗәле кулланганы өчен[3];
- «Фидакарь хезмәт өчен. В. И. Ленин тууга 100 ел тулу уңаеннан» медале (1970)[1];
- Ленин ордены[4];
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены[4];
- СССР ВДНХ медальләре[4].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Шакиров Камиль Фаязович. kukmor-museum.ru (12 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2026.
- ↑ История Казанского ГАУ в лицах. kazgau.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Шакиров Камиль Фаязович. warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Шакиров Камил Фаяз улы. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2026.
- ↑ Депутаты Верховного Совета СССР VII-го созыва 1966—1970. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2026. Архивировано 5 декабрь 2012 года.
- ↑ 1 2 Шакиров Камиль Фаязович. tatfrontu.ru (1 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2026.
- ↑ Бюст Героя Социалистического труда Шакирова К.Ф. Село Большой Сардек. 2014. tatfrontu.ru (8 июль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2026.
- ↑ Зур Сәрдек. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2026.