Җаббар Гафиятуллин

Җаббар Барый улы Гафиятуллин (рус. Гафиятуллин Заббар Бариевич; 1 декабрь 1932, Келәнче (Югары Ослан районы), Кама Тамагы районы, ТАССР[d], СССР) — СССР һәм Россия спортчычы, көрәшче, тренер. Спорт остасы (1962)[1]. Россиянең атказанган тренеры (1976). Татарстан Республикасының атказанган физкультура хезмәткәре (1993).

Тәрҗемәи хәле

Җаббар Гафиятуллин 1932 елның 1 декабрендә ТАССРның Кама Тамагы районы, Кече Келәнче авылында туа.

Совет армиясендә хезмәт итә.

1957 елда Воронеж өлкәсенең Павловск педагогия училищесын тәмамлый[2].

1959—1993 еллада «Ракета» спорт клубында тренер булып эшли. Ул егерме биштән артык СССР спорт остасын, шул исәптән Россия, Аурупа чемпионы, Монреальдәге Олимпия уеннарында катнашучы Сергей Тимофеевны әзерли.

Клублар

«Ракета» спорт клубы.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Спорт казанышлары

  • Красноярск крае чемпионы (1958);
  • «Динамо» спорт җәмгыятенең «Динамиада» ярышлары җиңүчесе (1960);
  • Татарстан чемпионы (1960, 1961, 1966);
  • СССРның ирекле көрәш буенча спорт остасы (1962);
  • Россия чемпионы (1962, 1968);
  • Россиянең атказанган тренеры (1976);.

Дәүләт һәм ведомство бүләкләре

  • «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (1970)[1];
  • РСФСРның атказанган тренеры (1976);
  • Татарстан Республикасының атказанган физкультура хезмәткәре (1993).

Искәрмәләр

Сылтамалар

  1. Татарстан чемпионнары: көрәш буенча Татарстан чемпионатларында җиңүчеләр (1959—2023 еллар). — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.

Тема буенча өстәмә