Иван Бәширов

Иван Алексеевич Бә широв (10 октябрь 1936, Кибәч, Питрәч районы, ТАССР[d], СССР8 сентябрь 2025) — СССР һәм Россия көрәшчесе, тренер. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1992), Татарстанның атказанган спорт остасы (1997).

Тәрҗемәи хәле

Иван Баширов 1936 елның 10 октябрендә ТАССРның Питрәч районы, Кибәч авылында туа.

Казан дәүләт аграр университетында укый, уку дәверендә Әсхәт Шәйхетдинов, Рәшит Азизов җитәкчелегендә ирекле көрәш белән шөгыльләнә һәм ССРБнең спорт мастеры була.

Күп тапкырлар Питрәч, Казанның Совет һәм Ленин районнары Сабан туе баш батыры.

19641966 елларда «Социалистик Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә үткәрелгән ярышларда катнаша, җиңү яулый.

« Виталий Кузнецов белән татарча көрәш ярышында бил алышырга туры килмәде килүен, ә менә ирекле көрәш күнегүләрендә сәгатьләр буе тарткалаша идек. Йә ул җиңә, йә мин. Виталий бер дә җиңелергә яратмый иде. Татарча көрәш буенча Арчадан Рәдис Сәйфуллинны да көчле көндәшем дип саныйм. Без аның белән өч тапкыр бил алыштык. Икесендә ул екты, берсендә — мин. Чувашиядән Сергей Казаков, Казаннан Валентин Сергеев, Баулыдан Бастам Газизов, Сабадан Әсгать Гайфуллин, Минзәләдән Раббани Гайфуллиннарның мине җиңгәннәре бар. Калганнарына исә унбиш елдан артык көрәшү дәверендә бил биргәнем булмады..., —
дип искә ала[1].
»

Хезмәт юлы

«Татмолпром» берләшмәсенең автобаза җитәкчесе.

Көрәшче 2025 елның 8 сентябрендә вафат була, Питрәч районының Кибәч авылында җирләнгән[2].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Сылтамалар

  1. Татарстан чемпионнары: көрәш буенча Татарстан чемпионатларында җиңүчеләр (1959—2023 еллар). — Казан: Ихлас, 2023. — 192 бит.
  2. Гафиятов А.Х. Атказанганнар: бар батырлар бер басмада. — Казан: Ихлас, 2013. — 223 б.

Тема буенча өстәмә