Ирек Гарипов
Ирек Рамазан улы Гарипов (рус. Ирек Рамазанович Гарипов; 1980, Саба районы, Татарстан АССР яисә Югары Шытсу, Татарстан АССР) — спортчы (көрәшче), тренер. Саба муниципаль районы Башкарма комитеты карамагындагы Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе. Татарча көрәштән Татарстанның спорт остасы (2013)[1].
Тәрҗемәи хәле
Саба районының Югары Шытсу авылында туа, Байлар Сабасында яши.
Беренче тапкыр көрәш белән 7 яшендә шөгыльләнә, авыл Сабан туенда көрәш бәйгесендә катнаша.
1997—2002 елларда Казан дәүләт университетының геология бүлегендә укый. Уку дәверендә «Рубин» спорт клубына татарча көрәш секциясенә йөри, түгәрәк җитәкче Совет Социалистик Республикалар Берлегенең спорт остасы, Татарстан Республикасының атказанган тренеры Диләр Хәбибулла улы Хәлилов.
2021 елда мини-футбол буенча Казан шәһәре беренчелегендә катнаша[2].
Хезмәт юлы
2002—2004 елларда туган авылы мәктәбендә физик тәрбия укытучысы, Саба балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшли.
2004—2008 елларда — Саба районы көрәшчеләре төркеменең баш тренеры.
2008—2025 елларда Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе. Саба муниципаль районы бадминтон клубы" җирле иҗтимагый оешма директоры вазифасын башкара[3].
2025 елдан — Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — аппарат җитәкчесе[4].
Көрәштә җиңүләре
Шыңар, Шәмәрдән Сабан туеның, 2002—2008 елларда Саба районы Сабан туе батыры.
1993 ел, февраль — үсмерләрнең район беренчелегендә III урын.
1997 ел, апрель — яшьләрнең район беренчелегендә I урын.
1998 ел, март — Саба районының Бигәнәй авылы спартакиадасы көрәшендә I урын.
1999 ел, декабрь — Казанның Яңа Савин районы оешуга 5 ел тулу хөрмәтенә оештырылган ярышта III урын.
2000—2008 еллар, ноябрь — район беренчелендә — «Саба таңнары» газеты бүләгенә үткәрелгән ярышта I урын, 2009 елда III урын.
2001—2005 еллар, февраль-март — Мәгъсүм Фәйзиев истәлегенә Саба районы Түбән Шытсу авылында оештырылган ярышта I урын.
2001 ел, декабрь — Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы Әсхәт Гайфуллинга 60 яшь тулу хөрмәтенә Саба районының Югары Шыңар авылында оештырылган бәйгедә II урын.
2003, 2006 еллар, ноябрь — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләгенә уздырылган ярышта II урын.
2004 елның марты һзм 2005 елның гыйнварында Саба районы хакимияте башлыгы бүләгенә үткәрелгән ярышта I урын.
2007 ел, февраль — «Ватаным Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган бәйгедә IV урын.
2007 ел, апрель — Фоат Козырев бүләгенә Буа шәһәрендә үткәрелгән ярышта I урын.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
2013 — Татарстанның спорт остасы;
2020 — Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре (республикада физик культура һәм спорт үсешенә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен)[5].
Искәрмәләр
- ↑ Гарипов Ирек Рамазанович
- ↑ Ирек Гарипов
- ↑ МОО «Клуб бадминтона Сабинского муниципального района»
- ↑ Заместитель руководителя Исполнительного комитета - Руководитель аппарата Исполнительного комитета Сабинского муниципального района (рус.). Сабинский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
- ↑ Заслуженный работник физической культуры Республики Татарстан (рус.). Сабинский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
Сылтамалар
- Илдарханов, И. Г. Саба ягы көрәше / И. Г. Илдарханов. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.