Айрат Гыйлаев

Айрат Таһир улы Гыйлаев (рус. Айрат Тагирович Гилаев; 1973, Тукай районы, Татарстан АССР яисә Ташкичү (Тукай районы), Татарстан АССР) — спортчы (көрәшче), тренер. Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы. Билбау көрәше буенча дөнья чемпионы.

Ун тапкыр Татарстан һәм Россия чемпионы, Муса Җәлил турнирларында рекордлы – үнике тапкыр җиңү яулаган көрәшче[1].

Тәрҗемәи хәле

Айрат Гыйлаев Тукай районының Ташкичү авылында туа, Яр Чаллы шәһәрендә яши. Көрәшчеләр гаиләсеннән булганлыктан, 5 яшеннән көрәш белән шөгыльләнә башлый, районда үткәрелгән ярышларда, Сабан туенда катнаша.

Чаллы физкультура институтында уку дәверендә укытучысы Александр Кузнецов җитәкчелегендә грек-рим көрәше белән шөгыльләнә. Уфада узган Бөтенроссия ярышларында җиңә һәм 17 яшендә бу төр көрәш буенча Россиянең спорт остасы исемен ала. Милли көрәш белән Татарстанның атказанган тренерлары — институт доценты Рәкыйп Фәйзуллин һәм Россия чемпионы Фрил Әхмәтов җитәкчелегендә шөгыльләнә. Милли көрәш белән профессиональ дәрәҗә шөгыльләнә башлап өч ел үткәч, татарча көрәштән дә спорт остасы исеменә лаек була.

1995 елда «Социалистик Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә Әлмәттә узган бәйгедә җиңә, ул вакытта аңа бары тик 20 яшь була. 90 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында Айрат Гыйлаев Марат Яруллин, Мидхәт Сабиров, Татарстан чемпионы Вил Усманов белән көрәшә һәм беренче урын яулый.

Көрәштәге җиңүләре

Айрат Гыйлаев Татарстан һәм Россия чемпионатларында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы бүләгенә оештырылган ярышларда ун тапкыр җиңә.

1991 елда Уфада узан Бөтенроссия ярышларында I урынга ия була.

1995, 1999—2002 елларда татар-башкорт спорт көрәше буенча «Социалистик Татарстан» газетының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләгенә милли көрәш буенча үткәрелгән ярышларда 12 тапкыр чемпион кала[2].

1993 елда Саратов шәһәрендә грек-рим көрәше буенча узган бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларда Россия кубогын ала.

1998, 1999, 2000, 2001, 2002 елларда Татарстан һәм Россия батыры.

2000, 2002 елларда Тукай районы, 2000 елда Мөслим районы һәм 2000—2003 елларда Яр Чаллы, 2001 елда Чистай, 2000, 2003 елларда Самара шәһәренең абсолют батыры.

2004 елда Казан шәһәрендә узган «Батырлар ярышында» чемпион, 2005 елда билбау көрәше буенча халыкара ярышларда абсолют батыр. Шул ук елда Казанның 1000 еллыгына багышланган чемпионатта беренче урынны яулый.

Татарстан һәм башка төбәкләр Сабан туе батыры[3].

2005 елда Казанда уздырылган билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында җиңүче[4].

2006 елның 19 июнендә Яр Чаллы шәһәре Сабан туеның абсолют батыры.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Сылтамалар

  1. Без көрәшле халык : Китап Татарстанның татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе тарафыннан әзерләнде / Автор-төзүче: Илдус Илдарханов ; Редколлегия: М. Г. Әхмәтов [һәм б.]. — Казан : Гасыр, 2003. — 399 с. : ил., портр. : 30 см — (Бердәмлектә көчебез).

Тема буенча өстәмә