Фирдүс Зәйнуллин

Фирдүс Зәйнуллин (рус. Фирдус Зайнуллин, 1971 ел) — спортчы (көрәшче), тренер. Дөнья, Татарстан Республикасы, Россия чемпионы. Халыкара класслы спорт мастеры.

Тәрҗемәи хәле

Яшел Үзән районында туа. Туган авылы мәктәбендә укый. Уку дәверендә көрәш белән шөгыльләнә башлый.

Көрәшченең остазы — Фәрит Шәйхетдинов.

Хезмәт юлы

Тренер булып эшли. Укучылары остазлары турында:

« Безнең тренер — дөнья чемпионы, төрле көрәш төрләре буенча күп кенә турнирларда җиңүче — Фирдүс Зәйнуллин. Шундый титуллы көрәшче белән шөгыльләнүебезгә бик шат, ул безнең кумир, —
Фәйзерахман Сафин бүләгенә «Көрәш» буенча сигезенче ачык турнирда II урын алган Данил Мостафин[1]
»

Көрәштә җиңүләре

2016 ел, декабрь — Россия чемпионатында II урын[2].

2017 ел — Яшел Үзән Сабан туе батыры[3].

2017 ел, июнь — Балтач районының Алан авылы Сабан туеның Баш батыры[4].

2019 ел — Саба районы Миңгәр авылында уздырылган Дөнья чемпионатында җиңү яулый, чемпион дәрәҗәсен ала.

« Моннан да зуррак җиңү була алмый. Шуңа ирешү өчен Казан сабан туеннан да баш тарттым, -
ди чемпион[5]
»

2020 ел, декабрь — «Ак Барс» көрәш сараенда милли көрәш буенча Татарстан беренчелегендә җиңү яулый, Татарстан чемпионы дәрәҗәсен ала[6].

2021 ел — Көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионатында I урын[7],[8].

2021 ел, июнь — Болгарда уздырылган билбау көрәше буенча бөтенроссия ярышының абсолют батыры[9].

2021 ел, июнь — Казан Сабан туе батыры[10].

2022 ел, май — Болгарда уздырылган көрәш буенча Дөнья Кубогының Баш батыры[11].

2023 ел, гыйнвар — «Манзара» спорт бәйгесе ярышларында батыр[12].

2023 ел, июнь — Яшел Үзән Сабан туе батыры (10 нчы тапкыр)[13].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

2019 — Дөнья чемпионы.

Татарстан Республикасы, Россия чемпионы.

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә