Данил Галиев
Данил Юныс улы Галиев (рус. Галиев Данил Юнусович, 1948 елның 10 августы — 1993 елның 19 марты) — көрәшче, тренер. Милли көрәш буенча Татарстанның атказанган спорт остасы (1998).
Тәрҗемәи хәле
Биектау районының Татар Әйшәсе авылында көрәшчеләр гаиләсендә туа.
Чистай совхоз-техникумында (2001 елдан Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы[1]) укый[2]. Уку дәверендә «Урожай» колхозчылар, эшчеләр, укучыларның ирекле спорт җәмгыятендә Мәгас Сәхәбетдинов җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнә.
1983 елда Казан педагогика институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый[3].
Хезмәт юлы
Түбән Кама шәһәрендә аппаратчы, соңрак тренер булып эшли.
1993 елның 19 мартында вафат була, туган авылы зиратында җирләнә.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- 1971, 1974, 1975, 1978, 1979, 1980 — Татарстан чемпионы.
- 1971, 1973, 1975, 1976, 1986 — герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге бүләккә үткәрелгән ярышларда катнаша[4].
- 1972 — Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының (алга таба РСФСР) спорт остасы[3].
- 1976 — Грек-рим көрәше буенча Совет Социалистик Республикалар Берлегенең спорт остасы.
- 1998 — Милли көрәштән Татарстанның атказанган спорт остасы.
- 1979, 1986 — Республиканың баш батыры.
- 1974—1980, 1986, 1987, 1990 — Түбән Кама шәһәре Сабан туеның баш батыры.
Хәтер
1993 — туган авылында турнир уздырыла башлый, соңрак Биектауда үткәрелә.
1994 — Түбән Камада көрәшче истәлегенә Бөтенроссия турниры.
2010 — Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда яшүсмерлар турниры.
2014 — «Биектау» универсаль спорт комплексы каршында көрәшченең күкрәктән өс сын сурәте урнаштырыла[5].
2018 — Виктор Шадринның «Данил Батыр» китабы басылып чыга[6].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Татарстан чемпионнары: көрәш буенча Татарстан чемпионатларында җиңүчеләр (1959—2023 еллар). — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.