Габделбасарый Вәлиев


Габделбасарый Вәлиев (рус. Габдельбасари Валиев, 1896 — 1957) — спортчы (көрәшче).

Тәрҗемәи хәле

Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә туа.

1920 елларда көрәшче казах далаларына китә, андагы көрәшләрдә катнаша.

1930 елда Байлар Сабасында туган күрше кызына өйләнә, 1934 елда алар балалары белән Ерак Көнчыгышка китәләр. Габделбасарый Владивостокта төзелештә эшли.

Көрәшченең тормышы аянычлы була: башта хатыны, туган ягына кайтканда баласы вафат була.

Сабага кайткач, аңа хатынының бертуган сеңлесе Өммегөлсемне димлиләр, алар гаилә корып бергә яши башлыйлар.

Гаиләсе

Беренче никахтан хатыны һәм бер баласы була.

Икенче никахтан: хатыны — Өммегөлсем.

Балалары: Люция (1935—1998) — олы кызлары, медицина институтын тәмамлый, Яр Чаллы шәһәрендә теш табибы булып эшли.

Васыйл (1939—2000) — олы уллары, «Саба машина-трактор станциясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә механик булып хезмәт итә.

Мансур (1950) — югары белемле теш табибы, Казан шәһәрендә яши.

Земфира (1945) — Казан дәүләт университетының биология факультетын тәмамлый. Әстерханда яши, Бөтенроссия сугарулы яшелчәчелек һәм бакчачылык фәнни-тикшеренү институтында эшли[1], биология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

Гөлсинә (1956) — Республика клиник хастаханәсендә лаборант.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

  1. Илдарханов, И. Г. Саба ягы көрәше / И. Г. Илдарханов. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.

Тема буенча өстәмә