Хәбир Әхмәтов
Хәбир Әхмәтов (рус. Хабир Ахметов, 1940) — спортчы (көрәшче). Ирекле көрәштән Совет Социалистик Республикалар Берлегенең спорт остасы (1963).
Тәрҗемәи хәле
Теләче районының Максабаш авылында туа.
1959—1962 елларда хәрби хезмәттә була.
1962-1963 елларда Казакъстанның Акмола өлкәсе Күкчәтау шәһәрендә, 1963—1969 елларда Пермь краеның Губаха шәһәрендә, 1969 елдан Казанда яши.
Хезмәт юлы
Казан төгәл машиналар төзү заводында, «Казан ясалма каучык заводы» акционерлык җәмгыятендә эшли, Салмачы бистәсен үзгәртеп коруда катнаша.
Җиңүләре
Саба районының Кибәхуҗа, Теләче районының Казаклар авылы, Балык Бистәсе, Котлы Бөкәш авылы Сабан туе батыры.
Казанның Совет районы Сабан туеның өченче батыры.
1961 ел
Декабрьдә Новосибирск шәһәренең Совет районы беренчелегендә һәм «Академстроевец» спорт клубының беренче спартакидасында I урын (авыр атлетика буенча).
1962 ел
Март аенда хәрби часть беренчелегендә (авыр атлетика буенча), грек-рим көрәшеннән «Труд» спорт җәмгыятенең Новосибирск өлкә советы беренчелегендә I урын.
Апрельдә грек-рим көрәше буенча хәрби часть беренчелегендә I урын, «Труд» спорт җәмгыятенең Новосибирск өлкә советы беренчелегендә II урын.
Май аенда авыр атлетика буенча «Академстроевец» спорт клубы беренчелегендә I урын.
1963 ел
Июньдә ирекле көрәш буенча Казакъстанның «Енбек» спорт җәмгыяте Үзәк советы беренчелегендә II урын.
1964 ел
Апрель аенда авыр атлетика буенча «Труд» спорт җәмгыятенең Пермь краеның Кизел күмер бассейны беренчелегендә II урын.
Августта грек-рим көрәшеннән «Труд» спорт җәмгыятенең Пермь крае советы беренчелегендә I урын.
1965 ел
Апрельдә грек-рим көрәшеннән «Труд» спорт җәмгыятенең Пермь крае советы беренчелегендә һәм край профсоюзларының VIII җәйге спартакиадасында III урын.
Июнь аенда грек-рим көрәшеннән Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы профсоюзларының III спартакиадасы Урал зонасы беренчелегендә III урын.
1967 ел
Мартында авыр атлетика буенча Кизел күмер бассейны спартакиадасында II урын.
1977 ел
Июньдә дзюдо көрәше буенча «Труд» спорт җәмгыятенең Татарстан өлкә советы беренчелегендә II урын.
1978 ел
Апрель аенда татарча көрәш буенча Казан беренчелегендә II урын.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
1963 — Совет Социалистик Республикалар Берлегенең спорт остасы (ирекле көрәштән).
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Илдарханов, И. Г. Саба ягы көрәше / И. Г. Илдарханов. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2023. — 192 бит.