Илгиз Минһаҗев
Илгиз Ахун улы Минһаҗев (рус. Мингазов Ильгиз Ахунович, 1939 елның 4 октябре — 2011 елның 20 октябре) — отставкадагы подполковник, көрәшче, тренер. Республика категорияле хөкемдар. Татарстанның атказанган спорт остасы (1977).
Тормыш юлы
Актаныш районының Бурсык авылында туа.
Минзәлә педагогия училищесында, 1958—1963 елларда Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетының тарих-филология факультетында укый. Уку дәверендә милли һәм грек-рим көрәше, самбо белән шөгыльләнә.
Хезмәт юлы
«Татарстан яшьләре» газетында, Дәүләт Куркынычсызлык Комитетында эшли.
Актанышта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев кубогына яшүсмерләр арасында уза торган бәйгенең, татар көрәше буенча Муса Җәлил турнирының баш хөкемдары[1].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
Актаныш районының Татар Ямалысы баш батыры.
1960, 1963, 1968 — Россия чемпионы.
1963, 1964 — Татарстан чемпионы.
1963, 1964 — Казанның Ленин районы баш батыры.
1967 — Балтач Сабан туе баш батыры.
1997 — Татарстанның атказанган спорт остасы.
2005 — Дөнья чемпионы (Үзбәкстанда ветераннар арасында билбау көрәше буенча)[1].
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
- Татарстан чемпионнары: көрәш буенча Татарстан чемпионатларында җиңүчеләр (1959—2023 еллар). — Казан: Ихлас, 2023. — 192 бит.
- Гафиятов А.Х. Атказанганнар: бар батырлар бер басмада. — Казан: Ихлас, 2013. — 223 б.